Tatar mäkäle

"Laiga töşkän altyn, bakyr bulmas" Tatar mäkaläse

Wednesday 6 May 2015

Керәшен уен кораллары хакында

Г.М.Макаров
сәнгать белеме кандидаты,
Казан дәүләт консерваториясе доценты

Һәр халыкның үзенә хас милли уен кораллары бар. Керәшеннәрнең дә төрле уен кораллары булганлыгы билгеле. Шулардан халык хәтерендә сакланып килгән көслә (гөслә), думбыра, сызгычлы кубыз (кугыз), сорнай, курай, дөмберләр турында ишетеп беләбез. Соңгы вакытларда ул кораллар, аларда башкаручы уенчылар, ясаучы осталар турында тулырак мәгълүмәт алырга теләүчеләр көннән-көн арта бара. Шуңа күрә газета битләрендә керәшен уен кораллары турында материаллар биреп барырга булдык. Аларның авторы Геннадий Макаров бу материалларны төрле төбәкләргә фольклор экспедициясендә булган вакытларда туплаган.

Керәшен думбырасы нинди булган ?

Борынгы керәшен думбырасы белән, фольклор ансамбльләрендә катнашучылар да, укытучылар да, милли сәнгатькә битараф булмаган энтузиаст-романтиклар да кызыксына. Керәшен думбырасы булу турында беркем дә шик белдерми, тик ул нинди булган: өчпочмак карынлымы, түгәрәкме, яисә көрәксыманмы? Аның сабы озын булганмы, яисә кыскамы? Чын керәшен думбырасы ничә кыллы булган: икеме, өчме? Ул кыллар эчәгедән, яисә тегәрҗеп, тимер чыбыктан ясалып тарттырылганмы? Сораулар бик күп, тик аларга ачыклык кертү өчен мәгълүмәт кенә әлегә әз. Бу сорауларга төгәл җавап тапмыйча керәшен думбырасын күңел тутырып куллана башлап та булмый шул.
Керәшен думбырасы традицияләрен өйрәнү өчен бүген бердән бер юл бар, ул өлкән яштәге кешеләр белән аралашу, аларның элеккеге заманда думбыра турындагы истәлекләре белән танышу. Мин, мәсәлән, башлыча думбыра турында әнием Анна Федоровна (1927 – 1979) сөйләүләреннән ишетеп белдем. Әниемне туганнар арасында Тукран Аннасы дип беләләр иде. Ул исенә төшергәнчә, 30-нчы елларның уртасында Зәй районы Пидәр авылында, өйләренең чарачасында түгәрәк карынлы думбыра эленеп торган. Тукран ыруыннан булган әнинең бабасы Җилсәй улы Федор (1879 – 1945) җае чыкканда шул думбыраны кулына ала торган булган. Тегәрҗептән тарттырылган ике кыллы бу думбыраны көйләп, бию, такмак көйләре уйнаган һәм үзенең оныкларын җырлап биетә торган булган. Истә калганы буенча, ул думбыра чама белән 70 – 75 см булган. Әлеге тегәрҗеп кыллар – итек тегәр өчен киндердән эрләнгән һәм балавызланган ныкча җептән шомартылып эшләнгән.
Кызыксынып киткәч, шунысы ачыкланды: барлык керәшен авылларында да ХХ йөзнең 40-нче елларына кадәр керәшен думбырасында уйнаганнар һәм аны үзләре ясаганнар да. Мәсәлән, Зәй районы Югары Баграж авылында 1917 елларда да думбыра уены киң таралганлыгы турында җырак әбием Елизарова Татьяна Андреевна (1906 елда туган) сөйли иде. Аның әйтүе буенча аларның авылларындагы думбыра карынының формасы грушасыман, бөтен агач кисәгеннән уелып ясалган булган. Гомуми озынлыгы, чама белә, 70 cм булган. Бу авылда думбыра үзе генә дә, сызгычлы кубыз (скрипка төре) һәм гөслә (көслә) белән ансамбльдә дә кулланылган. Бу өч коралның кыллары да эчәгедән ясалган. Авылда иң оста уенчы һәм мондый ансамбльләрне оештыручы булып Аксак Спиркә исемле кеше танылган.

Кубызчы Иван бабай, яки Сәвәләй думбыралары

Баграждан ерак түгел Сәвәләй исемле борынгы керәшен авылы бар. Бу авылда 1970 елларга кадәр оста куллы Чиркас Иваны (Черакасов Иван, 1900 елда туган) исемле кешенең даны киң таралыш тапкан. Ул оста пич чыгаручы Пичнек Иван буларак кына түгел, борынгы риваятьләр белүче һәм оста уенчы буларак та танылган иде. Шуңа күрә аны якташлары Кубызчы Иван дип тә йөрткәннәр. Кубызчы Иван агач остасы да иде. Яшь чагында ул сату өчен гөслә, думбыралар һәм кубызлар (скрипкалар) да эшләгән. Күпчелек заказлар аңа сызгычлы кубыз ясауга килгән. Гөслә ясауга заказлар бик сирәк булган, чөнки бу якларда гөслә традицияләре инде акрынлап сүнүгә таба барган.
Музыка кораллары серләрен белгән бу Сәвәләй карты турында мин 1971 елда Төгей авылында ишеткән идем. Төгейгә Кубызчы Иван үзенең энесе Казаков Алексейга кунакка килә торган була. Төгей авылының өлкән буын кешеләре әле һаман да аның Җапрак бәйрәмендә ис китәрлек моңлы һәм шул ук вакытта ут чәчә торган көйләрен кубыз һәм думбырада уйнавын хәтерләп сагыналар, аның талантын хөрмәт белән искә алалар. Ул вакыттагы борынгы керәшен биюләреннән «Аяк ышкып бию» көйләре Төгейләрнең яраткан һәм җанга үтеп кергән «Урам көйләре»нең чыңнары Кубызчы Иван дәдәй башкаруында бигрәк күркәм иде, дип сөйлиләр.
Безгә бу танылган халык остасы белән 1976 елда гына очрашырга насыйп булды. Аның янына Сәвәләй авылына без минем ике туган энем һәм туган якны өйрәнү энтузиасты Дамир Михайлович Васильев белән бергә килдек. Кубызчы Иван бабай гади генә авыл өендә карчыгы белән яши иде. Хуҗаларга да, өйгә дә картайганлык зәхмәте ярыйсы гына кагылганлыгы сизелеп тора. Иван бабай үзен начар сизсә дә, безнең килү максатын белгәч, күзгә күренеп терелеп киткән сыман булды һәм үзенең кыллы уен кораллары ясау шөгыле турында сөйләде.
Ул ясаган думбыра һәм кубыз халык арасында танылган балалайкалар һәм скрипкаларның өлгеләренең кабатланышы булуы ачыкланды. Фабрикада эшләнелгән балалайкаларга караганда, ул ясаган думбыраларның сабы озынрак булган. Бу фактны Иван бабай аңарда уйнарга җайлырак булырга тиешлелек белән аңлатты. Думбыра сабындагы пәрдәләрне эчәгедән бәйләп кую традициясен белсә дә, ул думбыраларының пәрдәләрен агачтан, яисә тимер чыбыктан уеп беркетә торган булган. Хәзерге татар телендәге музыкаль белем әдәбиятында пәрдә төшенчәсе урнына «лад», «ладки» дигән алынмалар кулланалар. Иван бабай исә сап бүлемнәрен «пәрдә» төшенчәсе белән бик табигый итеп атады. Бу факт исә керәшеннәрнең кыллы уен кораллары сәнгатендәге традицияләр сакланышын өйрәнү өчен бик мөһим. Пәрдәләр саны төрлечә булганлыгын әйтә. Думбыра кылларын ул сарык эчегесеннән эшләгән. Тик соңрак тимер кыллар модасы чыга. Алар көчлерәк һәм яңгыравыклырак булганга күрә эчәге һәм тегәрҗеп кыллар кулланылмый башлый. Заказчылар теләге буенча ул өч тимер кыллы думбыралар ясый, тик өченче кылның икенчесен кабатлаганга күрә аның «кирәксезлеге» турында әйтә, чөнки борынгы керәшен думбыраларында ике генә кыл була. Думбыра карынын өрәнге агачыннан өчпочмаклы итеп эшләгән. Аскы өлешен кайнар суда бөгеп һәм өч – биш өлештән җилемләп җыйган.
Сәвәләй халкы үзләренең билгеле авылдашларын, танылган һәм талантлы музыкант Туртай Иван исемле думбырачыларын да онытмыйлар. Бу уенчы да үзе ясаган чын керәшен думбырасында уйнап дан казанган булган. Үкенечкә, Туртай Иван (1921 – 1945) Бөек Ватан сугышыннан кайтмый.
Зәй районының Төгей авылында исә танылган плотник, пич чыгару остасы Волков Иван ясаган думбыралар популяр булалар. Бу оста тумышы белән хәзерге Түбән Кама районының Троицкое авылыннан. Тирә яктагы авылларда аны оста думбырачы буларак та яхшы беләләр. Төгей кешеләре хәтере буенча, аның думбыралары өрәнге агачыннан ясалганнар. Думбыраларының карыны фабрика балалайкаларыннан күпкә кечерәк, сабы озынрак булса да, тавышы, ишеткән кешеләр таныклавы буенча, моңлырак һәм яңгыравыклырак булган. Күренә ки, И.Волковның думбыралары фабрика балалайкаларының үзенчәлекле кабатланышы булса да, ул иске керәшен думбыраларының кайбер үзенчәлекләрен саклый алган.

Сәрдә, Илтән Бута думбырачылары данныклы булган

Думбырада башкару традицияләре керәшеннәрнең барлык этнографик төркемнәренә дә билгеле булган. 1991 еның март аенда Казаннан ерак түгел Мишә суы буенда урнашкан Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында булырга туры килде. Бу якның өлкәннәре сугышка кадәрге авылның традицион музыкаль көнкүреше турында яхшы хәтерлиләр. Авыл картлары ул заманнарда кышкы нардуган, язгы шыйлык, һәм башка йола, бәйрәмнәрен уздырганда төрле уен коралларында уйнаучылар турында искә төшерделәр.
Авылның талантлы уенчылар арасында думбырада һәм кубызда (скрипка төрендә) оста уйнаучы Мухин Петр, Вараксин Алексей, Никитин Николай, Волков Петр исемнәре бар. Бу авылда думбыра ясаучы Дементьев Александр Григорьевич (1923 елда туган), исеме таралган агач остасы Дементьев Тимофей Ивановичның (1912 елда туган) думбыралар ясаганын күреп торганы булган. Ул ясаган думбыралар бик югары бәяләнгән. Өчпочмаклы думбыраларының корпусларын ул махсус бөккән өрәнге такталарыннан җыеп ябыштырган.
Әлмәт районы Илтән Бута авылы да җырчылар, төрле уен коралларында уйнаучыларга бай. Авыл халкы хәтерли аларны яхшы.
Бәләнт Унушка (Балантаев Анисим, 1898 – 1949) – бик һөнәрле кеше булган, матур итеп сырлап, каба ясаган, тәгәрмәчләр бөккән, тирә-як авылларга заказ буенча думбыралар ясап саткан, үзе дә оста думбырачы булган. Аның уллары Бәчелей (1925), Иван (1926), Симун (1929) шулай ук оста думбырачы булалар. Унушка дәдәй ике төрле думбыра ясау серен белгән. Яңа заман думбырасы, рус балалайкасына ошаган булып, өч тимер кыллы ителеп ясалган. Борынгы керәшен думбырасы исә сарык эчәгесеннән эшләнелгән ике кыллы гына булган. Яңа төрле думбыралар монда сугыш алдыннан гына күренә башлаган. Тимер кылларны исә, кәрәз рамнарына тарттыру өчен колхозларга махсус җибәрелгән тимерчыбыклардан ясаганнар. Ике кыллы иске керәшен думбырасы озынрак саплы яссы түгәрәк яисә көрәксыман гәүдәле булган.
Көтүче Метрей (Лукьянов Дмитрий, 1915 – 1968) – гомер буе көтү көткән кеше. Ансыз туйлар узмаган, искитмәле матур җырлаган, җырларын да үзе чыгарган. Яшьрәк чагында матур итеп думбыра да чирткән. Ул хәтта иртән көтү җыю эшен да җырлап башлаган.
Җәрми Бәчелей (Ермолаев Василий, 1929 – 1995) – гармуннар төзәткән, думбыралар ясаган, үзе гармунда, думбырада уйный белгән. Шунысы игътибарга лаек, гармунны бу якларда күп очракта әргән диләр. Укучыларның исенә төшерик, гармун татарларда XIX йөз уртасында тарала башлаган, дигән караш бар. Әргән дигән төшенчә исә гармунга кадәр йөз илле ел алдан, ягъни XVIII гасыр башында ук, Европадан безнең якларга үтеп кергән алынма булса кирәк һәм ул, башлыча, кулда булган кечкенә фисгармонияне тәшкил иткән.
Җанай Татый (Янайкина Татьяна, 1933 елда туган) – авылда һәм тирә якларда үзен оста думбырачы буларак таныткан. Төрле такмак һәм җыр көйләреннән тыш, махсус думбырада гына башкарыла торган көйләр, маршлар уйнаган, шулар арасында «Казанны җау алган көй» тыңлаучыларга бигрәк тә ошаган. Татый түтей чын мәгънәсендә борынгы татар думбыра сәнгатенең хатын-кызлар уен традицияләрен дәвам итүче булган. Авылда думбырада уйнаган хатын кызлардан үзенең осталыгы белән Бәләнт Аннасы да (Балантаева Анна, 1921 елда туган) таныла.

Мәлкәндә көтүче Ынтун иң оста думбырачы булган

Минзәлә районы Мәлкән авылының музыкаль көнүрешендә сугышка кадәрге елларда думбыра исемле кыллы уен коралы кулланганлыгы турында авыл көтүчесе Артемьев Макар Андреевич (1926 елда туган) сөйләде. Бала чагында ул думбыра ясаучыларны һәм думбырачыларның уйнауларын күзәтергә бик ярата торган булган. Үзе дә бераз думбыра уйнарга өйрәнгән. Макар дәдәй сүзләренчә, ул заман думбырасы балалайкага якын булып, корпусы гына түгәрәгрәк булган. Бу турыда ул: «Урысларда өчпочмак булган, безгә исә түгәрәк кыса җайлырак иде» ди.
Мондый думбыраның дүрт кылы да тимердән булган. Коралның грифы озынлыгы, чама белән 40 см, түгәрәксыман корпусның озынлык үлчәме сузык буйлы яктан 40 см, кысылмалы аркылы як озынлык үлчәме 20 см. Бу төрле думбыраны Макар дәдәй «саплы иләк» дип атый.
Макар дәдәйнең исендә калуы буенча, мондый думбырада уйнаучылар арасында иң остасы аның авылдашы, Ынтун исемле Мәлкән авылы көтүчесе булган. «Ынтун ул моңлы кеше, курайчы, яхшы көтүче иде» – ди ул. Безнең үтенеч буенча М.Артемьев сугыш алдыннан Мәлкән авылында уйнала торган думбыраның сурәтен дә сызып күрсәтте.
Артемьев М. әйтүенчә, мондый коралда уйнаган кешеләр арасында Минзәлә дәүләт татар театры актеры һәм музыканты Мөхит Кичүбаев та була. Билгеле ки, М.Кичүбаев итальян мандолинасында виртуоз башкаручы буларак дан казанган кеше. Бу чагыштыру Мәлкән авылының сугыш алды музыкаль көнкүрешендә кулланылган халык думбырасының хосусиятләрен, конструктив үзенчәлекләрен сизелерлек итеп ачып бирә. Димәк, М.Артемьев думбыра атамасы аркылы грушасыман классик мандолинаның фольклорлашкан вариантын исәптә тоткан булып чыга.
Макар дәдәйнең әлеге думбыра турында телдән сөйләгән тасвирламалары һәм сызган схема сурәтендәге детальләрнең үзенчәлекләренә нигезләнеп, бу коралның иске татар думбырасы белән дә, рус балалайкасы белән дә табигый генетик бәйләнешле булган, дип раслау дөреслеккә туры килмәс иде. Бу очракта иске татар думбырасы белән һәм ХХ йөз башыннан алып татарлар арасында бик популяр булган мандолина арасындагы кушылыш процесслары турында сөйләшү урынлы булыр иде.
Бу очрак халык сәнгатендә яңа кергән мандолинаның чиртеп уйнала торган иске керәшен думбырасын алмаштыруы, «думбыра» атамасының халык күңлендә нык тамырлы булуы белән кызыклы. Макар дәдәй Артемьевның хәтерендә калган материаллар борынгы думбыра сәнгатен өйрәнү өчен типик булмады, әмма алар 30 – 50 елларга хас керәшен һәм гомумтатар мәдәнияте үсешендәге реаль процессларның күпкырлы булганлыгын чагылдыра.

Бакалыда думбырачылар сәнгате әле бар

ХХ йөз башында революцион процесслар башланып милли буыннар арасында булырга тиешле бәйлелек җепләре өзелә, дәвамчылык механизмы сындырылгач, сәнгатебез, традицион йолаларыбыз тиз югала башлый. Мондый вазгыяттә керәшен авылларында кулдан эшләнгән думбыралар ясау гамәле дә тукталып кала. Әмма соңгы елларда үткәрелгән фольклор экспедицияләре барышында безгә берничә тапкыр борынгы думбыра ясау омтылышларын очратырга туры килде. Мәсәлән, 1977 елны Башкортстанның Бакалы районы Яңа Балыклы авылында Мәдәният йорты каршында оештырылган фольклор коллективы вәкиле пенсионер Топорков Сивалат дәдәй (1912 елда туган) бала чагында күреп белгән думбыра коралын ясарга карар кыла. Бу халык һөнәрчесе, оста кубызчы (скрипкәче) буларак, авылларында гөслә, думбыра уйнау традицияләрен хәтерендә нык саклаган.
Думбыра ясаганда, ул фабрикада эшләнгән яссы мандолина корпусын куллана, чөнки, авыл өлкәннәре әйтүенчә, аның кысасы борынгы думбыра үрнәкләренә якын булган. Сивалат дәдәй аңа озын сап беркетә. Думбыра сабына сарык эчәгесеннән пәрдәләр бәйли белү традицияләре саклманманга, Сивалат агайның думбырасы уйнауга яраксыз булып чыга. Ул тагы бер көрәксыман, яссы корпуслы думбыра ясаган (иңе 15 см, буе 35-40 см), сабын фабрика мандолинасыннан алып куйган һәм думбыраның гомуми буе 75 см булган. Грифта әзер пәрдәләр булуга карамастан, бу думбырада уйнарга ярамый. Тәҗрибәләр шушының белән тәмамлана. Бүгенге көндә авылның фольклор коллективы әлеге думбыраларны бутафор кораллар рәвешендә куллана.
Шулай итеп Бакалы районы керәшеннәре тарафыннан иске думбыра сәнгатен, югалган фольклор традицияләрен тергезүгә юнәлдерелгән фактны күрдек. Бу – керәшеннәр үзләренең рухи ихтыяҗларын үз көчләре белән канәгатьләндерергә тырышуларын күрсәтә.
Иске Әҗми авылында борынгы ике кыллы думбыра кулланылганы турында Губаев Василий Андреевич (Казак Бәчлейе, 1935 елда туган) ишеткәне бар. Ул борынгы, сарык эчәгеннән ике кыл тарттырылган һәм озын саплы думбыраны үзем дә күргәнем бар, ди. Андый думбырада бала чагында дәдәсе, ягъни әтисенең олы агасы Бәчелей Метрейе (1890 – 1967) уйнаганын хәтерли. Безнең үтенеч буенча, Василий агай мондый думбыраның схемасын да сызып күрсәтте. Схема буенча төп күрсәткечләре озын гриф, күкәйсыман түгәрәк корпуслы булуын күрсәтә. Дөрес, бу җитди документ була алмый.
В.Губаев үзе күптәннән балалайкада уйный һәм Ык-Сөн елгалары тирәсенә яшәүче керәшеннәрнең уйнау алымнарын, кыл төзгеләрен яхшы белә. Шуларга кыскача тукталыйк:
1. Иң төп төзге (көйләнмә) «балалайкача» («думбырача») дип атала һәм кварта аралыгына көйләнә. Аңарда популяр рус көйләреннән «Во саду ли…», «Краковяк», «Коробочка» кебекләре һәм пентатоника нигезендәге татар, керәшен такмаклары башкарыла.
2. Киләсе төзге «гитарча»ның ике төре бар: минорлы һәм мажорлы. Аңарда күбесенчә татар телендә рус частушка (такмак) көйләрен башкаралар.
3. Шулай ук «мандолинча», яки «татарча», дип аталган, квинтага нигезләнгән төзге дә киң таралган. Аңарда пентатоникада гади балалайка һәм думбырадагыча чиртем алымын кулланып, популяр татар такмакларын һәм бию көйләрен башкаралар.
Бу авылда талантлы музыкантлар арасында Егоров Павел Дмитриевич (1880 – 1950, Агач Паукасы) та бар. Ул үзе ясаган скрипка, гөслә һәм думбырада уйнаган, яшьләрне дә өйрәткән. Күбесе әле дә аның думбырадагы теге «бирнә»сенә бас, бу «бирнә»сенә бас, дип әйтеп өйрәтүләрен хәтерли. Әлбәттә, безне «бирнә» дигән һәм думбыра сабына аркылыга бәйләнгән музыкаль пәрдә төшенчәсен белдергән сирәк диалекталь атама кызыксындырды. Бакалы төбәге керәшеннәрендә бу атама нугайлар һәм казак-кыргызлар белән мәдәни аралашу нәтиҗәсендә барлыкка килүе мөмкин. Мәсәлән, ул казак телендә «перне» шәкелендә кулланыла. Мондагы керәшеннәрдә ул җирле фонетика тәэсирендә бераз үзгәргән, күрәсең. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп була, бу атама Зәй районы керәшеннәрендә (мәсәлән, Сәвәләй авылында) үзгәрешсез «пәрдә» диелә һәм тәрәз япмасыннан тыш, думбыра сабындагы музыкаль бүленте төшенчәсен дә аңлата.
Балалайка уйнау калынтылары (думбыра дип аталган килеш) Башкортстан Республикасының Бакалы районында урнашкан барлык керәшен авылларында бүгенге көнгәчә сакланып килә. Без алдарак телгә алган думбырачылардан тыш: Умер авылыннан Тәбәнәк Питер Мәтви улы (1930 елда туган), Боҗыр авылыннан Алчин Иван Алексей улы (1935 елда туган), Иске Матыдан Япейкина Клавдия Питер кызы (1933 елда туган г.р.) кебек башкаручылар белән очраштык һәм аларның уйнауларын магнитофонга да язып алдык.

Кылыччы думбырачысы

Думбырада башкару сәнгате сакланган сирәк авыллар арасында Мамадыш районы Кылыччы авылы да бар. Без 1978 елны тарихчы, журналист Васильев Д.М. белән, 2005 елда шушы авылның думбырачысы, 1929 елда туган Мукашев Матвей Константиновичның уйнавын, думбыра белән балалайка аермалыклары турындагы фикерләрен магнитофон тасмасына язып алдык. Мукашев М.К. фабрикада эшләнелгән гади өч кыллы балалайкада, «гитара төзгесендә» көйләп уйный. Репертуарының төп өлешен рус частушкалары тәшкил итә, мәсәлән, «Сармаской» көе. Ул башкарган керәшен такмаклары, кыска көйләрдә дә рус алымнары барлыгын күреп була. Мондый көйләрне «җаңа көй» диләр, алар шул ук районның Урманчы авылында да бар. Әмма халык арасында бик популяр саналганнардан шактый үзенчәлекле «Чабата» һәм «Тыпырдык» исемле бию көйләре игътибарны җәлеп итә. Аларның музыкаль өслүбе Идел-Урал төбәгенең иске этник сәнгате белән, хореография кыйммәтлекләре белән бәйле булуга охшаган.
Бу төбәктә балалайка белән думбыра коралларын бер берсеннән аерып карыйлар. Мукашев М.К. фикеренчә: «Балалайкада башкарганда «сугып», «чыңгыртатып» уйныйлар. Бу уен төре русларның «бряцание» алымына туры килә. Думбыра, ул кулдан ясалган, кыллары сарык эчәгесеннән булган корал. Борынгы думбыралар Кылыччыда 1941 елга кадәр булганнар. Тик думбырада «сугып» түгел, «чиртеп» уйнаганнар. Кылыччыда думбырада чиртеп уйный белүчеләрдән Долгов Николай Семенович (1929 – 1999), Думбырачы Трукай (1890 – 1949) булган. Балалайка һәм думбыра белән кушылып, скрипкада уйнаганда скрипкачы (кубызчы) Пашай Бәчлие (1890 – 1943) дә дан тоткан. Урманчы авылында кулдан ясалган иске думбырада һәм балалайкада оста уйнаучылардан Куян Симуны (Кудряшов Семен, 1881 – 1954) бар иде.

Думбырада башкару сәнгатенең музыкаль стилен өйрәнү

Керәшеннәрнең мирасындагы иске көйләрне тәңгәл итеп борынгы думбырада башкару өчен башта аларның нигезләрен өйрәнеп белү шарты бар. Башка зур кыенлыклар да юк түгел. Беренче чиратта, бу көйләрнең яңгырашлы язмалары булмавы. Шуңа күрә ретроспектив анализ аша думбырада башкару алымнарын тергезү юлын куллану чарасы гына кала. Димәк, үтеп киткән традицияләрне яңартсак та, алар инде икенчел сыйфат статусын гына алалар шул. Алдагы саннарда думбыра турында тарихи һәм этнографик мәгълүматлар китерелде. Сәнгатебезнең мәдәни-тарихи үсеш позицияләренә таянып анализланган нәтиҗәләр дә тәкъдим ителде.
Борынгы керәшен думбырасын тергезү юлының иң гади юлы – ул хәзерге заман рус халык балалайкасы сәнгатен автоматик рәвештә керәшеннәрнең традицион мәдәнияте күренеше итеп игълан итү һәм керәшеннәрнең думбыра көйләрен башкару алымнары вариантлары итеп аларны гади балалайка позициясеннән чыгып тикшерү була алыр иде. Билгеле ки, фабрикада эшләнгән балалайкаларны керәшеннәрнең музыкаль көнкүрешендә еш очратып була. Яисә киресенчә, керәшен думбырасын казак-кыргызларның думбыра сәнгате күзлеге аша гына фикер йөртү дә эшне ялган гадилеккә этәрер иде. Әлбәттә, мондый юл керәшен һәм, гомумән, Урта Идел буе халыклары думбырасының реаль тарихи үсеше гамәлиятен үзгәртүгә һәм гадиләштерүгә китерер иде.
Һичшиксез, керәшеннәрдә сакланган борынгы көйләрне үз заманында сарык эчәгесеннән, яисә балавызланган тегәрҗептән эшләнгән ике кыллы классик төрки думбырада башкарылган дип фараз итеп була. Яңа вакыт дәвернә хас әсәрләр исә (такмаклар, русчага тартым кыска көйләр), русларның XIX йөз азагы ХХ йөз башына хас балалайкага охшаган, тимер, яисә эчәгедән эшләнгән өч кыллы думбыраларда башкарганнар.
Кыллы уен коралларының төп һәм хәлиткеч параметрлары аларның мензуралары белән бәйле, ягъни яңгырашта катнашкан кыл озынлыгы һәм гриф үлчәмнәре белән. Керәшен думбыралары буенча җыелган этнографик материаллар белән танышу күрсәтә ки, элекке заманда үз куллары белән ясалган думбыраларның тотка озынлыклары, кагыйдә буларак, фабрикада эшләнелгән балалайкаларныкыннан озынырак булган. Ул думбыраларның гомуми озынлыклары 70 – 75 см. чамасында булып, алар башка төрки халыкларның думбыралары һәм борынгы рус домраларының үлчәмәренә якын булган.
Думбырада башкару алымнарын өйрәнү өчен безнең тарафтан тәҗрибә-сынау максаты белән көрәксыман корпуслы һәм озынрак саплы, чама белән мензуралары иске керәшен думбыраларыныкына туры килгән берничә уен коралы ясаган идек.
Иске гадәттәге думбыра корпусы калыпларын, кыл тавышының уңай күрсәткечләрен табу тәҗрибәләре керәшеннәрнең өлкән буын вәкилләре белән киңәшләшү ярдәмендә инде башланды һәм бүгенге көнгәчә дәвам ителә. Мәсәлән, минем беренче киңәшчем һәм тәнкыйтчем Югары Баграж авылы тумасы, 1906 елда туган, минем җырак әбием Елизарова Татьяна Әндрей кызы булды. Тимер кыллы думбыра яңгырашы аның тарафыннан һич тә кабул ителмәде. Күп кенә белгән кешеләр сөйләгәнчә, балавызлаган тегәрҗептән, яисә ефәк җептән тартылган кыллар уйналганда, шулай ук сарык эчәгеннән ясалаган кыллар урнына 0,6 – 1 мм калынныктагы капрон кыллар тарттырылган чакта, аларның тавышы элекке думбыраларга, аларның йомшак яңгырашына якын була ала. Фәкать шундый яңгыраш кына уңай кабул ителде дә.
Элекке заманда думбыра гәүдәсенең бергенә конкрет калыпта булганлын тәгаенләү мөмкин булмады, чөнки думбыра калыбының вариантлары турында җыелган мәгълүматлар аларның күп төрле булганлыкларын раслады гына. Ул төрләр, нигездә, озынча түгәрәк кысалы, көрәксыман кысалы һәм өчпочмак кысалы калыпларга кайтып калалар. Шулай итеп, кораллар ясау тәҗрибәсе аларның калыбын, кыл тавышы тембрларын барлау мөмкинлеген бирде. Болар исә керәшен думбырасында сугу, чиртү кебек халыкта бүгенге көнгәчә балалайка уйнауда сакланган борынгы алым атамаларын һәм алымнарын яңа күзлектән чыгып кабул итү, тою, алар өстеннән белмәгәнлек пәрдәләрен күтәрү, борынгы уйнау алымнарын реконструкцияләү, яңадан тергезү юлларын ача төште.
Магнитофонга язып алынган һәм авыл халкы сүзләре буенча элекке заманда думбыра озатылышы белән башкарылган керәшен көйләре үзләренең музыкаль-стилистик параметрлары белән гадәти халык көйләреннән аерылмыйлар. Керәшеннәрнең «думбыра көйләрен» берничә туркемгә аерырга була, шулардан: а) әйтмешле, лирик җырлар, б) бәетләр, в) такмаклар, г) биюләр.
Йомгаклап шуны әйтеп була. Керәшеннәрнең узган ике йөз ел эчендәге думбыра-балалайка традицияләренең үзгәреше керәшен мәдәнияте сыйфатларының үсеш юлын ачык чагылдыра. Ул башлыча төрки-нугай думбыра сәнгате белән якыннан чагыштырырлык халәтеннән, аның эшләнеш, башкару элементларының акрынлап рус мәдәниятенә хас балалайка сәнгатенә якынлашу процессын күрсәтә һәм бүгенге көнгә ул традицияләр инде бөтенләйгә юкка чыгуга таба барганын да күреп була. Шулар белән бергә, югала барган традицияләрне кире кайтару тенденциясен дә күреп була, иске этник сәнгатькә хас думбыра сәнгатен сәхнә аркылы тергезү теләге дә көчәеп бара.

Чыганак: http://kryashen.ru/

ГЕННАДИЙ МАКАРОВ: “ФОЛЬКЛОРЫБЫЗ БАЙ”

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА, Ирек мәйданы, 06.03.2009

Геннадий Макаров татар сәнгатен үстерүгә, фольклорны саклап калуга зур өлеш керткән кеше. Аның хезмәте бәяләп бетергесез. Борынгы милли уен коралларын барлап, үз куллары белән ясаган ул. Аның уен кораллары ТРның Милли музеенда, Санкт-Петербургта саклана. Әлмәт музыка училищесына, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына, А.Алиш исемендәге балалар үзәгенә милли уен коралларын бүләк иткән. Моңа өстәп Геннадий Макаров татар мөнәҗәтләрен, бәетләрен барлап халыкка җиткергән шәхес. Мөселман рухи мирасын керәшен татары күтәрә, бөртекләп, җентекләп җыя, татар фольклоры дип җанын бирә.
– Геннадий абый, татар музыкаль фольклоры никадәр өйрәнелгән?
– Фольклор – бик киң төшенчә. Бу өлкәдә филологлар өстенлек итә. Шуңа да киң катлам халык фольклорга тел байлыгы, авыз иҗаты итеп карый. Безнең музыкаль җәүһәрләребез дә тел белән бәйле. Музыкаль фольклорны өйрәнгәндә белгечкә берьюлы тел һәм музыка сәнгате остасы булырга туры килә. Бездә телчеләр, әдәбиятчылар шактый, музыка белгечләре дә аз түгел. Ә берьюлы музыканы да, телне дә белүчеләр бармак белән санарлык. Шуңа күрә безнең бу өлкә шактый аксый.
Өйрәнүчеләр юк түгел һәм без алар белән горурланабыз. Илгә, дөньяга танылган музыкаль фольклор буенча белгеч Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Земфира Сәйдәшева, Наилә Әлмиевалар бар. Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов эшчәнлегенең кыйммәте шунда: ул төрле татар диалектлары барлыгын дөньяга күрсәтте. Аңа кадәр Александр Ключеров, Җәү¬дәт Фәйзиләр фольклорны өйрәнде, Казан татарлары фольклоры дигән атама бирелде. Ә Мәхмүт Нигъмәтҗанов төрле төбәкләргә йөреп, Урал, Себер, керәшеннәр турында саллы материалларны казып чыгарды. Татар фольклорының чикләре киңәйде.
Соңгы вакытта Әстерхан татарлары тарафыннан музыкаль мирас буенча диссертация якланды. Шушы елларда мишәрләр фольклоры да өйрәнелеп, фәнни хезмәт язылды. Болар барысы да фәнни эшләр. Бу бик кирәк.
Ләкин башка зур проблема – ул фольклорны “тере” килеш саклау. Дәүләт моны игътибардан читтә калдыра дип әйтеп булмый, нидер эшләнә, әмма барыбер кулга алырлык, зурлап сөйләрлек масштаблы проектлар юк. Безнең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле бар. Ул фольклор мирасыбызны саклау һәм үстерүгә көч кертергә тиеш. Ләкин анда да проблемалар җитәрлек. Композиторлар “чи” халык көйләрен кеше тыңларлык итеп матурлап камилләштерергә тырыша. Башкалардан, Европадан калышмас өчен, бер тавышка җырлый торган җырларны өч тавыш¬ка башкаралар. Нигә бозарга?! Каш ясыйбыз дип, күз чыгарабыз бит. Тагын да матуррак яңгырар дип, яңа төсмерләр өстәп, борынгы җырның асылын югалтабыз. Барлык көйләр¬дән дә “Тәфтиләү” ясыйлар. Бу милли традицион җыр сәнгатен саклауга түгел, күбрәк мәдәниятне үстерү төшенчәсенә туры киләдер. Чын классик, халык җырын башкару сәнгате турында уйламыйбыз.
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле бар. Ул да булдыра алганча тырыша. Ләкин аларның чыгышларын караганда да шактый сорау туа. Бу фоль¬к¬лор әсәрләрен төрләндерүме, матурлаумы яисә халыкка якын булсын дип аны эстрада оркестрына кушып башкарумы?! Республикада үзешчән фольклор коллективлар да бар. Ләкин аларның күпчелеге йә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен кабатлый, йә Айдар Фәйзрахмановларга охшарга тырыша. Аулак өйләр ясый, солдат озату көйләрен башкара, каз өмәсе композициясен эшли. Ләкин алар да 1950-1960 елларда популяр булган җырларны сузалар, гармунга җырлыйлар һәм шуның белән вәссәлам. Шушымы инде безнең борынгы мирас?!
Татарлар аңлый, “Әйе, фольклорны өйрәнү, саклау бик кирәк, коллектив, ансамбльләрне булдыру, һичшиксез, мөһим” дип уйлый. Ләкин шуның ише буш сүз сөйләүдән ары китә алмыйбыз. Менә шул ук Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә фольклорчы-консультант кебек бер штат берәмлеге дә юк. Айдар Фәйзрахманов коллективында да шулай ук. Мондый белгечләр булмый торып, ничек фольклорны дөрес саклап калу турында сүз алып барырга мөмкин?!
– Сез озак еллар Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләдегез. Бүген музыкаль фольклор буенча экспедицияләр оештырыламы?
– Институтта 25 елга якын эшләдем, хәзер киттем. Анда барысы да тел белгечләре, шуңа да музыкаль мираска игътибар җитеп бетми. Гыйльми советка бер генә музыка белгече дә кертелмәде. Эшләгән чорымда 7 меңгә якын көй тупланды, алар иске магнитофон тасмаларында. Хәзерге көндә складларда кибеп, корып яталар. Һаман дискларга күчерелмәде. Ул – милләтнең музыкаль генофонды. Үзен хөрмәт иткән милләт генофондына шулкадәр битараф була алмый. Каян килә шундый игътибарсызлык?! Күпме көч салынган бит аларны табуга, туплауга! Мин киткәч, институтта экспедицияләр гомумән уздырылмас дип куркам.
Бәлки, драматик рәвештә сөйлимдер, ләкин башкарылган эш, тырышлык салынган хезмәт берсенә дә кирәкми дигән нәтиҗә ясыйм да, күңел төшә. Ә бит әле күпме эшләнелмәгән?! Хәер, бездәге керәшен фольклоры ничек тә булса ишетелә, чөнки үзләре тырыша, үҗәтләнә. Ә менә мишәр җырлары бик сирәк яңгырый. Этник төр¬кем¬нәрнең сәхнәгә бөтен¬ләй чыкканы юк. Ә чын мишәр көйләре шулкадәр матур, искиткеч бай ул. Безнең халык себер, әстерхан татарларының үзенчәлекле җырларын белми диярлек. Әстерханда думбрачылар, кушавазларны башкаручылар әле шушы елларда гына үлеп бетте. Шулай да, бераз магнитофон тасмалары бар. Без монда Арча белән Сарман көйләрен саклыйк дип чәбәләнәбез, ә тегеләр бөтенләй игътибардан читтә кала. Боларның барысының да югалып бетүе Казан намусында булачак. Монда Мәскәү гаепле түгел.
– Узган елның октя¬брендә Ульян өлкәсенең Кулаткы җирендә I Бөтенрусия татар фольклор фестивале үтте. Шактый күп коллектив җыелган иде.
– Бу бик зур чара булды. Фестиваль караңгылыкка бер яктылык алып керде. Шунысы куанычлы: бернинди синтезатор булмады, халык ансыз да яшәргә мөмкин икән дип, чын традицион башкаруны сакларга дигән фикерләрен ныгытып таралышты. Шуңа да вәзгыятьнең яхшы якка борылыш алу¬ына өметебез зур. Мине генә түгел, барысын да шаккатырган ансамбль – Свердловск өлкәсе Красноуфимскидан “Сардария” коллективы. Аларны бүген¬нән үк дөньякүләм фестивальләргә җибәрсәң дә, оят түгел, беренчелекне яулап кайтачаклар. Мордовиядә уңай үзгәрешләр бар. “Умырзая” ансамбле кыз елау йоласын күрсәтте, җырларны үз якларына хас булган үзенчәлек белән башкардылар. Баян да кушмыйча, үз тавышлары белән әсир иттеләр. Шунысы кызганыч, этник катлам бетеп бара. Менә гомуммилли һәм җирле фольклор бар. Аерым төбәкләргә генә хас булган фольклор үзенчәлекләрен саклап каласы иде безгә.
Чарада тагын бер ошамаган як булды. Мәсәлән, мишәр егетләре “Карурман”ны башкардылар. Алар барыбер Илһам Шакировны уздыра алмаячак. Шуңа да ник җырларга? Ә үзләренең шулкадәр матур көйләре күп, ни¬гә шуларны халыкка җиткермәскә?! Мишәрләрнең көйләү манерасы, ысулы да үзгә бит, менә шуны саклап калырга кирәк. Байлыгыбыз тагын да киңрәк, тулырак булыр иде.
– Башка милләтләр, халыклар белән чагыштырганда, безнең мирас ни хәлдә?
– Күп халыклар үзләренең көчле этник ансамбльләрен оештырды. Себер халыклары, күрше фин-угор милләтләрендә ул югары куелган. Башкортлар да бу өлкәдә алда бара. Телевидениеләрен карасаң, сокланасың да, көнләшәсең дә. Ни¬әмә-ничә коллектив алар¬да, концертлар тапшырыла, фольклор турында фильмнар төшерелә. Ә без моның белән әлегә мактана алмыйбыз.
Уйласаң, татарда да йолалар шактый, аларны менә дигән итеп халыкка җиткерергә була. Шул ук мари, чуваш, удмуртлар төрле музыка коралларын барлап, чыгышлар ясыйлар. Гөсләләрен кайтара алдылар, ә аларның бу уен коралында оста уйнаучылары күптән үлеп бетте. Татарда исә андый талантлар, шөкер, бар әле. Балтач, Арча якларында гөсләдә уйный белүче әбиләр исән. Әмма ләкин бу уен коралы бездә юк. Гөсләдә уйнарга өйрәтүче музыка мәктәбен дә табып бул¬мый. Бүген аны урыс милли уен коралы итеп кенә беләләр.
Тальян гармунын ясаучы фабрика да бетерелде. Сәбәбе? Алучы юк, диләр. Уйлап карагыз, Башкортостанда курай дәресе бөтен мәктәптә дә бар, һәр авылда диярлек курайчылар коллективы. Курай сыйныфы булмый карасын, музыка мәктәбен ябып куячаклар. Әгәр дә тальян гармуны классы буенча белем бирү булмаса, ябабыз, дисәләр, бездә дә шундук музыка мәктәпләре тальянны сатып алыр иде. Ул әллә ни кыйм¬мәт түгел бит. Болар барысы да бер-берсенә шулкадәр бәйлән¬гән. Әгәр уйланып эшләнсә, музыка мәктәбе дә тальянлы булыр, фабрика да эшсез утырмас, милли традицияләр дә сакланыр иде. Дәүләт тарафыннан контрольдә торырга тиеш нәрсәләр бит бу.
– Сез борынгы милли уен коралларын барлап, үзегез эшләгән, уйный да белгән кеше. Алар белән кызыксынучылар бармы?
– Коллекциядә думбра, гөслә, тамбур, ногай курае, бәрмә һ.б. уен кораллары бар. Курайны Казанда да, авылларда да ясыйлар. Думбрада уйнаган берничә кешене беләм. Студентлар арасында да кызыксынучылар бар. Безгә, һичшиксез, бер остаханә булдырырга кирәк. Республика буенча бөтен музыка мәктәплә¬рен¬дә борынгы милли уен кораллары белән таныштыру, уйнарга өйрәтү дәресләре булырга тиеш. Мәҗбүр ит¬кәндә милли уен коралларына ихтыяҗ да туар. Ә энтузиастлар белән генә ерак китеп булмаячак.
– Безнең “Сорнай” фольклор ансамбле бар, бик үзенчәлекле, кызыклы коллектив. Борынгы уен коралларында уйныйлар, җырлыйлар, бииләр. Лә¬кин алар бердәнбер. Ни өчен андый ансамбльләр юк?! Борынгы уен коралларында уйнаучыларны табу авырмы? Әллә уен кораллары булмаганга оешмыйлармы? Яисә ихтыяҗ юк¬мы?
– Ихтыяҗ бар. “Сорнай”ны туплап тотучы Ренат Гыйләҗевка исемнәр бирелмәсә дә, ул милли каһарман. Халыкка борынгы уен коралларын чыгарды. Күптөрле уен коралларыбыз бар, алар турында укыйбыз, беләбез, ләкин шуннан ары китмибез. Тагын бер хәрәкәт булырга тиеш. Кара әле, бу уен коралын ясап, уйнарга мөмкин бит дип фикерләп эш итәргә кирәк. Моның өчен эчке киртәләр бар. Аларда уйный башларга кирәк. Үзем шулай башладым. Ләкин мин генә барысына да өлгермим. Кораллар җитешми, аларда уйнарга өйрәтү, укыту куелмаган, программалар юк.
– Чит илдә бүген популяр музыкадан туеп, этномузыка белән җенләнәләр. Безгә кайчан килеп җитәр икән?
– Безгә дә килер ул, исләренә төшәр, ләкин аңа кадәр бар нәрсәне югалтып бетермәсәк ярар иде дип телим. Хөкүмәтебез карары белән керәшен дәүләт ансамбле оешты. Тупланган материал шактый күп, шуңа бер генә түгел, әллә ничә ансамбльгә җитәрлек. Лә¬кин җыелышкач, каршылыклар барлыкка килде. Кирәкме ул халыкчан итеп җырлау дигән сорау туды. Кем тыңласын, кемгә кирәк искечә башкару, диләр? Эстрадага якын булырга омтылалар. Болай да сәхнә поп-музыка белән тулган. Керәшеннәр ансамбле белән чит ил кешеләре кызыксына, аларга югары бәя бирә. Ә безнекеләр үзләренең стереотипларыннан арына алмыйча, аны “авыл культурасы” дип бәяли. Синтезаторга кушылып җырлауны өстенрәк кү¬рә.


Чыганак: http://kryashen.ru/

КЕРӘШЕН КУРАЙЛАРЫ ҺӘМ КУРАЙЧЫЛАРЫ

Г.М.Макаров, сәнгать белеме кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре

Керәшеннәрдә курай элек-электән үк киң таралган уен кораллы булган. Тик шуны әйтергә кирәк – без ул турыда аз белә идек. Курай тарихын, башкару традицияләрен өйрәнеп, аның нәтиҗәләрен басма хәлдә халыкка чыгару бурычы да әле хәзер генә үтәлә башлады.
Керәшеннәр кураен өйрәнү, аның җирле үзенчәлекләрен ачыклау бик кирәкле эш һәм аның фәнни әһәмияте бик югары. Керәшен кураен өйрәнеп белгәннән соң гына татар курай сәнгате офыкларын да тулы төстәрәк чамалап була. Моңа кадәрле себер, әстерхан, мишәр, керәшеннәргә хас борынгы курайларда башкару сәнгате махсус публикацияләрдә бөтенләй диярлек яктыртылмады. Мондый өйрәнелмәгәнлек исә этник төркемнәрдә курай сәнгатенең бөтенләй юклыгын, яисә ул зәгыйф үсешле булган диешле ялган фикергә китерергә мөмкин.
Элеккерәк күп кенә хәтта укымышлы кешеләр дә курай керәшеннәргә хас мы, юк мы дигән сорауга анык җавап бирә алмый иде. Кер әшен сәнгате эчендә курай традицияләренең урыны бар мы соң? – дигән сорауга безнең тарафтан уздырылган тикшеренү ачыклык кертә. Әйе, мондый традицияләр булган, бар һәм моны фактлар белән дәлилләгән нигез дә барлыкка килә башлады, әмма тикшеренүләрне дәвам итү кирәклеге дә һичшиксез.
Кама буенда һәм көньяк Урал төбәкләрендә яшәгән керәшеннәр үзләренең буйлы ачык флейталарын нугай курай, урман курае, чыңкый курай, сыбызгы исемнәре белән атыйлар. Башкару традицияләренең эчтәлеген тулырак итеп тикшерү мәсьәләсе арасында үкенечкә калганнары дә бар, чөнки мондый тикшеренү ким куйганда бер илле елга соңарылды. Курайда башкару гамәле дә, бик күптәннән булмаса да, традицион көнкүрештән инде чыгып беткән дияргә була. Әмма бу төр уен коралларына бәйле фактик материаллар юк түгел, алар кеше хәтерендә бар әле.

Кама буе керәшеннәренең курайлары

Керәшеннәрнең буйлы ачык флейталары турында иң әүвәлге тарихи мәгълүмәтләр XIII йөз азагына карый. Аларда Казан тирәсендәге авылларда яшәгән керәшеннәрнең лексикасы теркәлгән XVIII йөз азагы – XIX йөз лексик хәзинәсен чагылдырган А.Троянскийның Татарча-русча сүзлеге урын алган. Сүзлекнең авторы – христиан рухание һәм галим А.Троянский үзе дә Арча тирәсендәге Аппаз исемле керәшен авылында пуп гаиләсендә туып үскән. Һичшиксез, ул гади керәшеннәрнең көнкүреш мәдәнияты нигезләрен белгән, китаби һәм гади сөйләм телләренә хас лексик берәмлекләр белән шушы авылда танышкан һәм алар аның хезмәтендә дә чагылганнар. Сүзлектә сыбызгы сүзе трубка музыкальная мәгънәсендә бирелгән, сыбызгычы исә музыкант духовых инструментов итеп тәрҗемә ителгән.
Сүзлекнең икенче томында курай сүзе беренче чиратта дудка, крупная трава мәгънәсендә, тик икенче мәгънәсе буларак флейта, игровая дудка итеп бирелгән.
Миссионерлар җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән Славян-татар сүзлегендә дә керәшен мәдәниятенә бәйле кызыклы детальләр чагылган (Славяно-татарский словарь. Пособие к чтению Евангелия, Часослова и Псалтири. Издание Православного миссионерского общества. – Казань, 1910. - 175 с.). Анда сопель дигән тынлы музыка коралын кура, сыбызгы дип тәрҗемә иткәннәр. Бу исә кура, сыбызгы сүзләре мәгънәләренең синонимик тигезлекләрен күрсәтә. Кура сүзе керәшеннәргә яхшы билгеле булуы сопец дигән сүзнең тәрҗемәсендә күренә, ул анда кура сызгыртучы диеп бирелгән.
Бу турыда күренекле музыка белгече һәм фольклорчы-этнограф С.Г.Рыбаковның күзәтүләре дә ишарә итә, чөнки ул нагайбәк һәм бакалы керәшеннәре яшәгән авыллардагы нардуган уеннарында сыбызгы дип аталган һәм курайга охшаш тынлы уен коралында егетләр уйнаганы турында яза.
Безнең тарафтан курай һәм сыбызгы атамаларының синонимлыгы һәм ул уен коралларының үзара ошашлыгы турында әйтелгән фараз башка төрки телләр материаллары, мәсәлән, казакъ һәм нугайларныкы белән дә ныгытыла. Аларда да сыбызгы атамасының мәгънәсе абсолют күпчелектә буйлы ачык флейтага туры килә һәм татар-башкорт курайларына (көпшә курайга) тәңгәл.
Татарстан республикасының көньяк-көнчыгыш районнарында яшәгән керәшеннәрдә әле күптән түгел генә дә курайда уйнау традицияләре саклана иде. Кайбер мондый мәглүматларны укучыларга җиткерү кирәкле дип саныйм.

Зәй районы, Төгей, Тәтемәле төбәге курайчылары

Керәшеннәрнең ике тишемле курайлары турындагы беренче мәгълүматлар белән танышу бик үзенчәлекле булган иде. 1971 елны авыл игенчеләренә булышу йөзеннән, миңа берничә ай хәзерге Зәй районы Төгей авылында Казаков Алексей (1908 елда туган) өендә яшәргә туры килде. Эштән буш араларда хуҗалардан авылдагы гореф-гадәтләр, кием-салым үзенчәлекләре, музыка кораллары турында еш сораша идем. Төгей һәм күрше керәшен авылларында өлкән яштәге карчыкларның элек нугай курай исемле тынлы уен коралында уйнаганлыклары турында мәгълүмат ишетергә туры килде. Әйтүләре буенча бу уен коралында соңгы уйнаучы карчык 70 яше тирәләрендә 1950 нче еллар азагында бу дөньядан киткән. Ни өчен курай исеменә нугай кушымчасы кушыла иде соң? – дигән сорауга авыл кешеләре анык җавап бирә алмаганнар иде. Авыл өлкәннәре сөйләвенчә, әлеге нугай курай урманда үскән кура үләненең көпшәсеннән ясалган. Коралның буе 70-80 см, аскы өлешендә ике уйнау тишеме һәм өске ягында кечерәк тавыш тәрәзәчеге булган. Тавышын чыгарыр өчен өреп уйнаганнар, тик, гадәти балалар сызгыртмасыннан, яисә блокфлейталардан үзгә буларак, аларның сызгыртма җайланмаларының тавыш тәрәзәчеге астындагы махсус бөке урынына уйнаучының теле кулланылган. Бүгенге көндә Төгей авылының халкы, бигрәк тә яшьләр һәм урта буын кешеләре, үзләренең нугай курай исемле борынгы уен кораллары булганлыгы турында бөтенләй онытканнар. Бу факт исә халык иҗаты һәм аның белән бәйле йолаларыбызның хәзерге заман мәдәниятенең һөҗүме алдындагы көчсезлеге, бик тиз югалучанлыгына ишарәли.

Оренбург өлкәсе Абдулин шәһәренең керәшен бистәсендә нугай курай

Нугай курай исемле буйлы флейтаны куллану даирәсе киң булып, аңарда элек керәшен ир-атларының күп уйнаганлыгы турында да материаллар бар. Мондый традицияләр турындагы мәгълүмат Абдулин шәһәренең керәшен бистәсе халкы авыз иҗатында чагыла. Бу бистәгә халык патша администрациясе карары буенча, монда XIX йөзнең икенче яртысында күчерелеп утыртыла. Тел һәм музыка диалекты күрсәткечләре буенча аларның Көнчыгыш Татарстан һәм Көнбатыш Башкортстанда урнашкан Ык һәм Сөн бассейны керәшеннәренә охшашлы булуларын фаразлап була. Бу бистәдә язып алынган бер халык җырында нугай курай исемле уен коралы түбәндәгечә телгә алына:
Җегетләр дә җыруны ич җырламас
Нугай курайлары,
Нугай курайлары ла булмаса;
Җегетләр дә җыруны ич җырламас,
Күкрәгендә ләй,
Күкрәгендә уйлары булмаса;
Җегетләр дә җыруны ич җырламас
Җөрәгендә ләй,
Җөрәгендә сөюе булмаса.
Җөрәгендә сөюе булмаса.
Минзәлә төбәге. Курайда ир-ат уйнау традицияләре элекке заманда Минзәлә районының Мәлкән авылында да булган. Сугыш алдыннан һәм сугыштан соң шушы авылда туып, гомер буе мал көткән Көтүче Ынтун (1880 – 1950) исемле кеше курай уйнавы белән дан тоткан. Курайда үтә матур уйнавы белән авылдашларын таң калдырган ул. Без бу авылда булганда Мәлкән авылының көтүчесе һәм оста гармунчысы Макар дәдәй Артемьев (1926 елда туган) сөйләве буенча, Көтүче Ынтунның курае башкортныкына ошаган (төп башы тигез итеп киселгән) һәм коралын ясаганда, ул урманда үскән көпшәле үсемлекләрне кулланган. Уйнау тишемнәре исә, Макар дәдәй хәтерләве буенча, өчәү булган, ә махсус кисеп алынган тавыш тәрәзәчеге булмаган. Бу исә аны керәшеннәрдә күп вакыт хатын-кызлар уйнаган тавыш тәрәзәчеге булган курайлардан аерып тора.

Әлмәт районы, Кәләй авылы курайчылары

Зәй (Эзей) суы буенда урнашкан керәшен авыллары халкындагы көтүчелек үнәрендә ир-атлар тарафыннан курайда башкаручылык традицияләре булганлыгы турында бик кызыклы мәгълүмат бар. Шуларның берсе исә, чыгышы буенча Әлмәт районы Кәләй авылыннан булган курайчы Асылгәрәй турында. Бу вакыйгалар Бишмунча авылы аксакаллары истәлекләрендә сакланып калган. Гомер буе көтү көткән бу көтүченең керәшенчә исемен монда инде хәтерләмиләр. Ул гасыр башында булган гадәт буенча һәм элеккеге керәшен картларына хас чал кергән зур көрәксыман сакал-мыеклы, авызыннан сирәк төшергән таш челемле кеше буларак истә калган.
Әмма чын могъҗиза булып аның курай уйнавы саналган. Ул күп көйләр белгән һәм аларның ни сәбәпле чыгарылуы, нинди вакыйгага бәйле булулары, кемнәргә багышланулары турындагы тарихлар һәм риваятьләр сөйли торган булган. Аның уйнаганын ишетү зур мәртәбәгә саналган. Бишмунча авылы кешеләре бу көтүче картны һәм аның гаиләсен яратканнар, хөрмәтләгәннәр. Авылның теләсә кайсы өендә дә аларга урын һәм ачык йөз булган. Соңрак исә авыл белән өмә оештырып, аңа йорт салырга булышканнар. Сугыш алды еллары авыр булса да, мөмкин кадәр булышырга тырышканнар, хәлләрен белергә еш килгәннәр. Курайда оста уйнаучы бу көтүченең авылда килеп чыгуы 1921 елгы ачлык белән бәйле. Ул елны бу авылга Кәләйдән бер ничә гаилә керәшеннәр сыенганнар. Ашлык уңмаган булса да, Бишмунча халкы көздән күп итеп алабута әзерләгән һәм аның оныннан икмәк, аш пешереп, ачлык үлеменнән котыла алганнар. Килгән керәшен гаиләләре икенче елны үз авылларына кайтып киткәннәр, әмма Асылгәрәй Бишмунчада яшәргә кала, картайганчы шушында яши, 1939 елны 76 яшендә вафат була.
Чыгышы белән керәшеннәрдән булган оста курайчы һәм көтүче Асылгәрәйнең репертуарын күз алдына китерү бик кыен, әмма аның эчтәлеге Зәй суы тирәсендәге керәшен авылларында гына түгел, гомумән барлык татар авыллары арасында популяр вокаль һәм махсус инструменталь курай көйләреннән гыйбарәт булган, дип фаразларга мөмкин. Мондый көйләрне күзаллау өчен күренекле татар композиторы һәм фольклорчысы Солтан Габәши тарафыннан Әлмәт төбәгендәге Кама Исмәгыйл, Нәдер, Кәшер кебек татар авылларында 1931 елда үткәрелгән фольклор экспедициясе барышында теркәлгән курай көйләренең нота язмалыры белән танышу бераз мөмкинлек бирә. Анда, җыр көйләреннән тыш, фәкать уен коралында гына башкарыла торган, табигать күренешләренә, төрле кош-кортлар, киекләрнең үз-үзләрен тотышын, аерым шөгыльләрен чагылдыруга багышланган, халык күңеленә нык уелган тарихи вакыйгаларга багышланган инструменталь көйләр булган.
Бу төбәк керәшеннәрендә курайда уйнау үнәге көчле булганлыгы турында Кәләй авылы халкы әле хәзер дә хәтерләрендә саклый. Сугыш алды елларында (1941 елга кадәрле) авыл халкы җырлаганда, биегәндә курай, яисә урман курае дип йөртелгән буйлы озын флейталарда уйнау гадәти күренеш булып исәпләнгән.
Мәсәлән, бу авылда яшәүче Анастасия Павловна Брагина (туган елы 1927) сөйләвенчә, аның әтисе Долгов Павел Семенович (1870 – 1943) көздән үк курай көпшәләре бәйләмен әзерләп мунча себеркеләре белән бергә өй түбәсенә элеп куя торган булган. Бу курайларда ул бәйрәмнәрдә төрле керәшен җыр-көйләрен уйнаган, бию тамакларын уйнап биеткән.
Кәләй авылының танылган гармунчысы һәм курайчысы (ике тишемле озын буйлы курайда уйнаучы) буларак авыл халкын заманында таң калдырган Минкин Семенны (1870–1945) бүген дә искә төшерәләр. Бу авылды яшәүче Олег Николаевич Спиридонов (туган елы 1954) аның курай уйнаганлыгын Анна Семеновна Трофимова (туган елы 1906) сөйләгәннәрдән хәтерли.

Ирнә, Зичә, Игәнә буе төбәге курайчылары

Урман курае турында Татарстанның Зәй, Ирнә, Зичә елгалары буйлап урнашкан керәшен авыллары халкының хәтерендә яхшы сакланган. Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче өлкән яштәге кешеләр урманда үскән кура көпшәсеннән ясалган курай коралын гадәти күренеш итеп исәплиләр. Тавыш тәрәзәле һәм ике уен тишеме булган, урман курасыннан эшләнгән курайда әле 1950 елларда да уйнаганнар. Шулар арсында, мәсәлән, ике туган Трушка Микулай һәм Бабил (Кандрабаев Николай һәм Вавил). Алар узган гасыр азагында туганнар һәм 60 еллар уртасына кадәр яшәгәннәр.
Бу сәнгать монда тиз гена юкка чыкмаган. Әле 60 елларда да Сарсаз-Баграж авылында Олы көн бәйрәмендәге күңел ачу уеннары вакытында яшь егетләр озын урман кураенда уйнаганнар. Мәсәлән, күкәй тәгәрәтеп уйнаганда Торна Микулае (Журавлев Николай, туган елы 1949) бик матур итеп урман кураенда уйный торган булган. Курай уйнаучыларын авыл халкы яратып тыңлаган. Курайчыларның «концерт чыгышлары» Торыйсын, Питрау көннәрендә, бигрәк тә нардуган уйнаганда оештырылганнар һәм күп санлы тыңлаучыларны җәлеп иткәннәр.
Кабан Бастрык авылында озын урман кураен чыңкый курай дип атыйлар. Ул курайда исә бәйрәмнәрдә Начтый Питере (Брицов Петр, 1940 – 1995) оста уйнаган. Ул үзенең курайларын урманда үскән курадан тыш сазлыкта үскән көпшәләрдән дә ясаган.
Курыстан ясалган ике бармакчалы сыбызгыны, мәсәлән, Зәй районы Зичәбаш авылы керәшеннәренең музыкаль көнкүрешендә кулланганнар, тик ул монда нугай, яисә нугай курай атамасы белән билгеле. Бу коралның буе чама белән 50 – 70 см, юанлыгы 25 – 30 мм булган.
Нугай атамасының килеп чыгышым, беренче карашка, нугай халкының этнонимы белән бәйләү мөмкин. Чынлап та, Урта Азия халыклары казан татарларын нугай дип атыйлар. Нугайлар тарихы урта гасырдагы Казан, Әстерхан, Себер ханлыкларының тарихы белән тыгыз элемтәдә булып, анда яшәгән халыклар бер-берсе белән нык укмашкан. Шуңа күрә нугай курай дигән атаманы татар курае дигән сүз белән алмаштырып булыр иде сыман. Әмма бу болай булмаска да мөмкин икәнлегенә ишарә итә торган мәгълумат бар. Каюм Насыйриның бай эчтәлекле һәм хәзерге телдән төшеп калган күп кенә сүзләр, атамаларның мәгънәләрен биргән «Ләһҗәи татари» исемле аңлатмалы сүзлегенә игътибар итик. Монда ул нугай дигән сүзгә түбәндәге аңлатма бирә: бер мәгъруф нәбатдыр, балалар [аңардан] сыбызгы ясарлар; фарсыларда нәй диерләр. Шушы ук сүзлектә нәй дигән атама исә – сыбызгы, нугай курай төре диеп аңлатылган. Димәк ки бу ике версиянең, ягъни нугай курай атамасы нигезендә нугай этнонимы мы, яисә нугай исемле үсемлек атамасыннан чыккан мы икәнлеген төгәл ачыклау өчен алдагы көндә тирәнрәк тикшеренүләр таләп ителә.
Сыбызгыларның башка төрләрен курыс көпшәсеннән генә түгел, махсус киптерелеп куйган өрәнге әзерләнмәләреннән дә кыру ысулы белән кыргыч җайланмаларында ясаганнар, эчләре исә борауланып, яки кызган тимер белән яндырылып тишелгән. Мондый сыбызгыларны элек базарларда, ярминкәләрдә сату өчен дә күпләп эшләгәннәр.
Музыкаль көнкүрештә дүрт һәм алты бармакчалы сыбызгылар, нугай курайлар да кулланганнар. Аларның буе чама белән 30 – 40 см һәм диаметры 25 – 30 мм булган. Миңа, әтием Макаров Михаил (1921 елда туган, Сарман районы Керәшен Чыршаласы тумасы) тарафыннан керәшеннәр арасында кулланыла торган традицион сыбызгылар ясавын күреп тору бәхете насыйп булды. 1960 еллар башында, Әлмәт шәһәре тирәсендә әртил белән урман кисү эшләренә барган идек. Күрәсең, музыкага кызыксынуым булганга күрә, әти миңа дүрт һәм алты тишемле ике сыбызгы ясап бирде.
Сыбызгының тавыш югарылыгы белән бәйле көйләнеше төрле булырга мөмкин. Ул сыбызгы ясаучының көпшә үлчәмнәрен (озынлыгын, җуанлыгын) нинди итеп сайлаганлыгы белән бәйле. Моннан тыш, бармакчалар арасындагы үлчәмнәр дә сыбызгы ясаучының зәвыгыннан һәм тәҗрибәсеннән чыгып билгеләнгән, чөнки халыкта темперацияле көйләнеш төшенчәсе әле булмаган һәм, аерым төбәкләргә хас, колакка ятышлы булган, натураль тавыш тезмәләре генә кулланылган.

Чистай төбәге курайлары

Билгеле булганча, Каманың сул ягындагы Шушма суы төбәгендәге керәшеннәр мәдәнияте формалашуда (Чистай районы) шактый өлештә мишәр компоненты да катнашкан. Шундый бер авылда хатын-кызларның курай уйнау традицияләре турында мәгълүматләр язылып алынды. Мондый мәглүматлар әлеге төбәктә казан татарлары, керәшеннәр, мишәрләргә хас курай традицияләренең борынгы тамырлары бер үк булганлыгы турында фараз итәргә мөмкинлек бирә.
Әлмәт районының мишәрләр яшәгән Түбән Абдулда булганда авылның бер өлеше элеккеге заманда Степановка исемле керәшен авылы булганлыгы ачыкланды. XIX йөз азагында алар киредән исламга чыкканнар икән, әмма керәшен бабаларын да онытмыйлар. Бу авылның өлкән яштәге кешеләре мондагы хатын-кызларның курай уйнаганнарын хәтерлиләр. Түбән Абдулда яшәүче (1906 елда туган) Галимова Зөләфкәр үзе дә заманында курайда уйнаганын сөйләде. Аның курае алда әйтеп үткән керәшеннәрнең нугай курайлары кебек бер үк ысул белән эшләнелгән, әмма кураенда исә дүрт бармакча тишеме булган.
Югарыда китерелгән мисалларның типиклыгын бу төбәктәге башка керәшен авыллары тормышыннан алынган мәгълүматлар белән дә ныгытып булыр иде һәм керәшен курайларының конструктив төзелеше татар халкының башка этник төркемнәрендәге курайлары белән уртак булганлыгы турында нәтиҗә ясарга була. Керәшеннәрдәге курай сәнгатенең аерымлылыгын фәкать өслүб (стиль) һәм башкарылган репертуар төрлелегендә күреп була.

Нагайбәк керәшеннәренең курайлары

Нагайбәкләрнең буйлы ачык флеталары моңа кадәрле махсус музыкаль тикшеренү объекты булмады. Бу турыда бераз мәгълумат С.Г.Рыбаковның музыкаль этнографиягә багышланган китапларында гына бар. Ул мондый флейталарда нардуган тамашаларында егетләр уйнаганы турында яза һәм аны чибузга атамасы белән фонетик яктан бераз дөрес булмаган транскрипция аша бирә, чынбарлыкта аны сыбызгы дип бирү дөресрәк булыр иде. Шушы ук мәгълуматны 1920 елларда Идел буе халыклары музыкасын тикшергән тарихчы-галим Н.В.Никольский кабатлый һәм сыбызгы (чибузга) коралында бакалы керәшеннәре уйнаганлыклары турында яза.
Чиләбе ягы нагайбәкләренең элекке замандагы музыкаль көнкүрешләрендә курай дигән атамалы буйлы ачык флейталар булганлыгы турындагы мәгълуматлар өлкән яштәге кешеләрнең хәтерендә әле бүгенге көнгә кадәр яхшы саклана. Буйлы ачык флейталар нагайбәкләрдә популяр булуы гаҗәп түгел, чөнки бу төбәктә татар һәм башкортлар да да, элек-электән яшәгән Җаек казакълары да бу уен коралы бик киң кулланган. Һичшиксез, бу уен коралының барлыкка килүе нагайбәкләрдә дә бик борынгы һәм аның генетик тамырлары Идел-Урал регионының башка төрки-кыпчак халыкларыныкы белән бергә тоташкан.
Безнең кулда булган этнографик материалларга караганда өч бармакчалы мондый курай безнең гасырның 40-чы елларына кадәр актив кулланылган. Мәсәлән, Нагайбәк районының мәркәзе булган Фершампенуаз авылында олы яшьтәге кешеләр генә түгел, яшүсмерләр егетләр һәм кызлар да курайда уйный белгәннәр. Курай моңнарының матурлыгы, нагайбәк керәшеннәренең борылмалы көйләрендәге аһәңнәр – бу уен коралында кабатланмас бизәлеш алган. Мондый көйләрнең яңгырашы турындагы ачык төсле тәэсирләр бар. Алар бигрәк тә ат көтүләрен төнгә чыгару вакытындагы хәтирәләр белән бәйле. Мондый уеннар, гадәттә, төнгә ягылган учак буенда булган.Үсмерләр арасында өлкән туганнарыннан отып алган нагайбәк көйләрен курайда уйный белүче һәм танылып өлгергән оста башкаручылар игътибар үзәгендә булган.
Курай ясау технологиясе гади булганга күрә, аны уйнарга өйрәнергә теләгән һәр кем үзе дә ясый алган. Нәкъ төнге ат көтү вакытындагы аулакта, дала тынлыгында күп үсмерләр курай уйнауның башлангыч адымнар ясаганнар.
Нагайбәк яшләренең музыкаль көнкүрешендә курай уены көз көннәрендә зур урын алган. Бу дәвердә яшләр куышларда (заимкаларда), ягъни, аерым нагайбәк гаиләләре, яисә бер ничә гаиләдән торган ыру тарафыннан биләп алган даладагы ерак урнашкан көтүлекләрдә яшәгән. Мондый куышлар хуҗаларның исемнәре белән йөртелгәннәр, мәсәлән, Казакай куышы, Ибашай (Ивановлар) куышы, Абылтай (Абылтаевлар) куышы һ.б. Анда яши башлау түбәндәгечә була. Көз көне ашлыкларны урып җыйгач һәм кыр эшләренең күбесен тәмамлагач, күп кенә нагайбәк гаиләләре үзләренең мал-туарларын ерак көтүлекләргә озатканнар һәм киредән авыл өйләренә кар төшкәч кенә кайтканнар. Мондый куышларда вакытлы яши торган ярым землянка кебек өйләр төзегәннәр. Кайвакытта мондый тораклар яшәү шартлары уңайлырак булсын өчен казак-кыргыз тирмәләренә ошаган түгәрәк, яисә дүрт почмаклы итеп, җылылык өчен киезләр белән ябылышлы итеп эшләнелгәннәр.
Мондый киез тирмәләр күп кенә халык җырларында да чагыла, мәсәлән:
Эямьне дә икән нә бу җаланнар
Ак тирмәләр корып ук җәйләргә;
Кайларга да барсаң да дус-иш кирәк
Каршы чыгып атларны бәйләргә.
Бу килештән караганда, нагайбәкләрнең борынгы киез тирмәләрен онытмаганлыклары аларның нугай традицияләренә якын торганлыкларын искәртә.
Тирмәләр, һәм башка төрле күчмәлек тормыш белән бәйле сәнгать күренешләре турындагы мондый хәтер саклануы, әлбәттә, казак-кыргыз, башкортларның яшәешен даими күрә торып, аларның йогынтысы булуы белән дә аңлатып була, мәсәлән, түбәндәге җырда кебек:
Иртә генә торып тышка чыксам
Кыргыз тирмәләре шеш кеүек;
Эй, безләрнең болай яшәүебез
Җокыларга кергән төш кеүек.
Нагайбәкләрнең югарыда тасвир ителгән ерак көтүлекләрендәге куышларына чыгу, әлбәттә, кышка әзерләгән печәнне җкономияләү өчен махсус эшләнелгән чара итеп карарга кирәк, әмма монда ерак төрки бабаларыбызның ярым күчмә тормыш итүләренең чагылышы да булганын күреп була.
Бер-берсеннә ерак урнашмаган мондый куышларга күпчелек рәвештә яшләр җибәрелгән. Кичләрен монда яшь җырчылар, курайчылар үзләренә ошаган кызларга багышлап җырлар җырлаганнар, үзләренең осталыкларын кәрсәткәннәр. Андый чакта куышларда яшәгән дала халкы гашыйкның җырларын тыңлаган һәм җыр сыйфатларына үзенчә бәя биргән. Яшләр кичке уеннарга җыелганда курайчалар, думбырачылар үзләренең сәнгатьләрен янә күрсәткәннәр һәм уенчылар уйнаганга яшьләр җырлар, такмаклар башкарганнар, биюләр биегәннәр. Гармун исә, бик кыйбат хаклы уен булганга күрә куышлардагы күңел ачу кичәләрендә бик сирәк кулланылган. Шуңа күрә монда төп музыка кораллары булыпк далада үскән көпшәдән ясалган курай һәм кулдан ясалган, кыллары сарык эчәгесеннән эшләнелгән ике, яисә соңрак дәвердә рус балалайкаларына ияреп өч кыл тарттырылган гади нагайбәк думбырасы; сарык эчегесеннән тарттырылган унике тыҗымлы (кыллы) гөслә; кыллы, сызгыч белән сызылып, тезгә куеп уйнала торган кубыз (скрипка төре) тәшкил иткәннәр.
Нагайбәк курайларында (сыбызгыларында) башкару ысуллары һәм көйләрнең музыкаль өслүбләре Идел-Кама буе керәшеннәренең буыннан буынга килгән музыкаль мәдәнияте һәм киңрәк алганда Идел-Урал ареалы төркиләренең традицияләре белән бәйле. Әмма монысын да исәпкә алырга кирәк – Идел-Кама якларыннан күченеп киткәч нагайбәкләрнең музыкаль фикерләүләрендә үзгәрешләр барлыкка килә һәм көйләренә диатоник интонацияләр керә, яңа репертуар формалаша. Бу процесста рус казачиларының музыкасы тәэсире һәм дә башкорт, кыргыз-казакъ көйләренең йогынтысы булганлыгы турында искәртү тиешледер. Әмма курайчылар репертуарының төп нигезе пентатоникалы һәм катнаш пентатоникалы-диатоникалы көйләрдән гыйбрәт булган. Нагайбәкләрнең соңгы дәвердә руслар белән аралаша башлагач барлыкка килгән һәм С.Г.Рыбаков хаклы рәвештә әйткәнчә, җаңа көй – урыссымак көйләрне, мондый курайлар озатылышында, күрәсең, сирәгрәк уйнаганнар. Уйнаган очракта да мондый көйләр курайдагы яңгыраш өслүбе үзенчәлекләре аркылы миллиләшә, керәшенләшә төшкән. Бу исә башкару алымнары тәэсирендә барлыкка килгән һәм кайбер өслүби сыйфатлар аларны керәшеннәрнең музыкаль интонацияләренә якыннаштырган.
Нагайбәкләрнең традицион мәдәнияте үсешендә курайның тарихи роле зур булган. Шуларның берсе исә, курай бу төбәктәге башка төрки халыкларның музыкасы белән нагайбәкләрнең бәйләнеш җепләрен өзмичә калдыру чарасы булган. Нагайбәкләрнең бабалары XVII – XIX гасырның урталарында Казан артыннан һәм Көнбатыш Башкортстаннан Көньяк Уралга күченеп утырганнан соң курай аларның иске музыкаль мирасларын саклап калдырырга булышлык итү белән бергә үзе дә башкорт һәм кыргыз-казакъларның җыр-инструменталь көйләре белән аралашу нәтиҗәсендә сизелерлек яңарыш һәм үсеш алган.
Бүгенге көндәге этнографик материалларда нагайбәкләрнең курайда башкаручылык сәнгате турындагы мәгълуматлар фәкать ир-атларларның уйнаганлыклары турында телдән сөйләнелгән хәтирәләр белән генә чикләнә. Аларны Идел-Кама буе керәшеннәренең курай сәнгате белән чагыштырсак, махсус хатын-кызларга хас курай традицияләре нагайбәкләрдә дә булырга тиешле дигән нәтиҗә чыгарып була.
Нагайбәк курайларының сызгырту ысулы татар, башкорт, казакъларның төрле этник төркемнәрендәгечә. Без теркәгән материаллардан чыгып әйтеп була ки, татар һәм башкортлардан аермалы буларак нагайбәк курайларында өч бармакча тишеме булган. Ике тишемле гади керәшен курайларыннан (нугай курайларыннан) аермалы буларак нагайбәкләр курайларына өченче уен тишеме өстәгәннәр, чөнки бу чара диатоник көйләрне башкару мөмкинлекләрен ачкан. Әлбәттә, моны табигый күренеш итеп исәпләргә кирәк, чөнки өч тишемле курайлар нагайбәк көйләрен башкару өчен иң кулай һәм тәңгәл ярашлы булган.
ХХ гасыр буенча диярлек милли традицияләр юкка чыгуга барганда һәм бу проблемага хәзерге заман Нагайбәк районында игътибар җитмәгәнгә, традицион курайларда уйнау гади көнкүрештә дә, үзешчән сәнгать өлкәсендә дә тулысынча юкка чыккан.

Курайлар төзелеше

Керәшеннәрнең буйлы флейталары, югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, татарларның барлык этник төркемнәренә дә уртак булып, аның ареаль күренеш булганлыгын күрсәтә һәм нигездә өч төрле сызгыру авазы чыгару ысулына кайтып кала.
– Беренчесе исә курайның төп башы туры киселгән рәвештә була (кара 1 рәс.) һәм сызгырту өчен аны авыз кырыена, тешкә терәп тыж-тыж итеп өреп аваз чыгаралар. Мондый курайда башлыча ир-атлар уйнаган. Гомум татар музыка белеме гамәлендә аны көпшә курай дигән атама белән белдерү кабул ителгән.
– Икенче төрендә исә, курайның төп башын кыеклап кисәләр һәм өске өлешенә махсус кисеп алынган тавыш тәрәзәчеге ясыйлар (кара 2 рәс.). Мондый курайлар уйнау өчен шактый гади булганнар. Сызгыртыр өчен курайчы телен тавыш тәрәзәчеге янына китереп өрергә тиешле булган.
Башкаручылар күрсәтелгән курай төрләрен уйнау өчен үзләре сайлап алганнар. Әлбәттә, беренче төр (туры башлы) курайда уйнау өчен күбрәк осталык таләп ителгән. Курайчыларның ир-ат, яисә хатын-кыз булуы нинди дә булса чикләүләргә китермәгән. Әмма чынбарлыкта икенче төр (тавыш тәрәзәчеге булган) курайда күпчелек рәвештә хатын-кызлар уйнаган.
Курайларның тавыш югарылыгы, ягъни музыкаль регистрның көйләнеш югарылыгы, төрле булырга мөмкин һәм ул курайчының (гадәттә курайчылар коралларын үзләре ясаган) теләге, аның тавыш көпшәсе үлчәмнәрен (озынлыгын, юанлыгын) нинди итеп сайлаганлыгы белән бәйле. Гадәттә, курайларның озынлыгын тотам белән үлчиләр. Шуннан чыгып курайлар җиде, сигез, тугыз, яисә ун тотамлы озынлыкта булалар.
Курайларның мөһим өлешен тәшкил иткән бармакчалар арасындагы үлчәмнәр дә һәрбер башкаручының (курай ясаучының) теләгеннән һәм күз чамасыннан чыгып билгеләнгән, чөнки халыкта темперацияле көйләнеш төшенчәсе әле булмаган һәм күпчелектә, аерым төбәкләргә хас, колакка ятышлы булган, натураль тавыш тезмәләр генә кулланылган.
Югарыда телгә алынган ачык курайларның бармакча тишемнәренең саны төрлечәк ике, өч һәм дүрт булырга мөмкин. Бармак техникасы белән бәйле уйнау алымнары ике төр курайда да ошаш булган. Ике тишемле курайда түбәнге тишем сул кулның атсыз (кайбер вакытта имән бармак) белән, югарырагы исә, уң кулның атсыз (имән) бармагы белән капланылып уйналган. Дүрт тишемле курайда түбәндәге ике тишем сул кулның атсыз һәм имән бармаклары белән, югарырак урнашкан ике тишем уң кулның атсыз һәм имән бармаклары белән уйналган. Курай көпшәсе өстендәге уен бармакчалары араларының үлчәмнәре, беренчедән, курай озынлыгына нисбәтле, ә икенчедән, алар курайларның төрле көйләнеш-төзгеләргә корылганлыкларыннан да үзгәрергә мөмкин.
Керәшеннәрнең традицион мәдәниятендә махсус сызгырту җайланмасы (бөкесе) булган буйлы флейта төрләре дә кулланышта йөргән. Аларның исеме күпчелек очракта сыбызгы дип атала, кайбер авылларда исә аны нугай курай дип тә әйтәләр. Бу борынгы уен коралы авыллардагы гади музыкаль көнкүрештә дә, көтүчеләр, аучылар тарафыннан да чакыртма корал сыйфатында киң кулланылган. Әмма бу коралның килеп чыгышы, аның күрше яшәгән тугандаш халыклар мәдәниятендә кулланылган һәм бер берсенә охшаш конструктив үзенчәлекләре, төрле исемнәре арасындагы чагыштырмалы тикшеренүләр әлегә кадәр максатлы рәвештә уздырылмаганнар.
Керәшеннәр мәдәниятендә сызгырту җайланмасы булган, ягъни махсус эшләнгән бөкеле, буйлы флейталарның берничә төре булган:
1 – уен бармакчалары булмаганы (сызгырткыч, сыбызгы).
2 – ике уен бармакчалысы (сыбызгы, нугай курай).
3 – дүрт бармакчалысы (сыбызгы).
4 – алты (җиде) бармакчалысы (сыбызгы).
Гади (уен бармакчалары булмаган) сызгырткычлар. Гади сызгырткычлар иң борынгы уен коралларының берсен тәшкил итәләр. Аларның кулланылыш сферасы борынгы заманда шактый киң булган.
Йомгак. Кама буе керәшеннәренең һәм Көньяк Уралда яшәүче нагайбәкләрнең традицион мәдәниятләре үсешендә курай коралының тарихи роле аның популяр булуына гына кайтып калмый. Курай күп еллар төрле этник керәшен төркемнәре арасындагы тоташтыру җебе булып тора, казак-кыргызлар һәм рус казачилары арасында яшәгән нагайбәкләр өчен исә, – ул Идел-Кама буенда калган тугандашларының мәдәниятенә нисбәтле булуларының бер хәтер билгесе, башка фин-угор, казак, башкорт, рус казачиларының сәнгатьләре белән аралашу чарасы да булып торган. Курай аша керәшеннәр күп заманнар иске музыкаль мирасларын саклаганнар. Курай сәнгате дә гел үзгәреп, яңарып торган, бигрәк тә төрле фин-угор, нугай, казак-кыргыз, башкорт, татарларның күп төрле этник төркемнәренә хас инструменталь алымнар, көйләү ысулларын үзләштерү аша баеган.
Керәшеннәрдә кулланылган буйлы флейталарның конструкцияләре, төрле атамалары, башкаручылык һәм музыкаль сыйфатлары, килеп чыгышлары Идел-Кама буе халыкларының сәнгатьләре белән бәйлелеген күрсәтә. Әлеге бәйлелекнең аеруча казан татарлары традицияләре белән булган уртаклыгын, киңрәк алганда, башкорт һәм кыргыз-казакларда булган борынгы кыпчакларның буйлы флейта сәнгате белән тыгыз үрелеп үскәнлеген исбатлый.
Бүгенге көндә милли мәдәният торышына битараф булмаган милли сәнгать сөючеләр тырышлыгы белән керәшеннәрнең курай сәнгате дә яңарыр, дәвам ителер дигән өметтә калу кирәк.

Чыганак: http://kryashen.ru/

Sunday 3 May 2015

Чат татарлары

...


   Сезнең чат татарлары турында ишеткәнегез бармы? Ә менә мин ишетеп кенә калмадым, аларны ерак Себергә барып  күрдем дә...   Сезнең 1200 еллык татар авылын күргәнегез бармы? Кулында шушы бөек тарихны исбат итә алырлык фәнни һәм рәсми документлары булган татар авылын күргәнегез бармы? Ә менә мин ерак Себергә, Новосибирски өлкәсенә барып, чат татарларының ул борынгы авылларын күрдем, тарихларын өйрәндем, һаман шунда яшәп ятучы милләттәшләрем белән очраштым да... Хәзер шушы вакыйга турыда бар татар дөньясына хәбәр бирәсем килә...
   Себер, дигәндә, себер татарлары турында сөйләгәндә, нигәдер, Төмән-Тубыл тирәләрен генә күздә тоталар, ә Омски, Тара, Тәбриз, Ишем-Тамак якларында яшәүче милләттәшләребез, бигрәк тә, Новосибирски өлкәсендә яшәүче татарлар бераз читтәрәк калып килә. Югыйсә, Омски өлкәсенең 66 татар авылында һәм шәһәрләрендә 50 мең милләттәшебез, ә Новосибирски өлкәсенең 20 татар авылында һәм шәһәрләрендә утыз меңнән артык татар яши бит! Һәм, алар, нигездә, себер татарлары, биредә иң борынгы, төп халык. Әле ул себер татарлары үзләре дә фәндә бараба, чат, чулым, эвешле, туралы,  тубыллы, төмәнле, курдак, сардак, саргач, утуз  һәм башка вак төркемнәргә бүлеп өйрәнелә. Әлбәттә, мин үзем бер халыкны алай тураклап өйрәнү ягында түгел, әмма фән өчен шулай уңайлы булгач, килешергә дә туры килә. Бу бүленеш тел һәм этнографиягә караганда, күбрәк географик бүленешне аңлата кебек, ягъни, галимнәр бу татарларны торган урыннарына карап бүлгәләгәннәр, шулай өйрәнгәннәр.
   Минем үземә дә 2011 елның җәендә Новосибирски өлкәсендә яшәүче чат татарлары  белән очрашырга, аларның авылларында булырга туры килде. Башта чат татарларының кемлекләре турында бераз мәгълүмат биреп үтим. Казан галимнәре аларны, нигездә, себер татарларының бараба төркеменә кертеп өйрәнәләр, ә менә Себердә яшәүче рус тарихчылары һәм телчеләре чат татарларын аерым мөстәкыйль төркем итеп карыйлар. “В первые века II тыс. н.э. начинается процесс этнического сложения новых групп населения, которые проживают здесь в настоящее время, - дип яза алар. – В Новосибирском Приобье – это чатские татары, в Барабе – барабинские татары, на севере области – южные группы хантов и селькупов.» (Л.П.Чернобай. Малые реки левобережья Оби. – Новосибирск, 2011, стр.75.)
   Бүгенге көндә чат татарлары Томски өлкәсенең Том районында,  Новосибирски өлкәсенең Колыван районында, Кемерово өлкәсенең Юргински һәм Яшкински районнары авылларында яшиләр, шулай ук алар Себернең башка шәһәрләренә дә таралган. Чат татарлары бүгенге көндә авылларда яшәп укмашып калсалар да, узган заманнарда аларның шәһәрләре дә булганлыгы билгеле. “В XII – XIII вв. н.э.  чатские татары основали более 10 поселений на Оби и ее притоках, - дип яза җирле тарихчылар. Чаты потомки древнетюркского племени – чиков, живших в XIII в. Н.э. в бассейне Енисея и позднее вытесненные оттуда более сильными племенами. Они заселили бассейны малых рек Оби: Чик, Чаус, Уень, Умна и др.» (Л.Н.Чернобай, күрсәтелгән хезмәт, 75 бит.)
   Бүгенге көндә чат татарларының иң билгеле тарихи ядкәрләре – Новосибирски каласы уртасындагы Чат шәһәрлеге һәм өлкәнең Колыван районындагы Йорт-Оры авылындагы Чат шәһәрлеге. Алар икесе дә археологлар тарафыннан өйрәнелгән,  себер татарларының мирасы буларак теркәлгән, бәясен алган тарихи ядкәрләр. “Татары – коренные жители Сибири, – дип яза бу хакта тарихчылар. – Территория Приобья была заселена представителями таежных и степных культур. В результате перемещения и смешения различных племен в лесостепной зоне Западной Сибири сформировались тюркоязычные народы барабинцы и чаты, названные сибирскими татарами. Чатские поселения 15 – 16 веков известны на территории Новосибирска – это Чатское городище на пересечении улиц Кирова и Октябрской и Бердское городище, погребенное на дне Обского водохранилища. Культура сибирских татар – одна из древнейших на территории современного Новосибирска.» (Новосибирск – город дружбы. – Новосибирск, 2003, стр.13.)
    Авылдагы Чат шәһәрлеге турында сөйләүгә күчкәнче, Новосибирски уртасындагы Татар каласы турында бераз мәгълүмат биреп үтәсем килә. Шәһәрнең үзәгенә - Октябрски районындагы ял паркына кереп калган бу җирләр татарлар өчен бик истәлекле урын. Биредә әле 15-16 гасырларда ук себер татарларының шәһәре булган (Чатское городище), риваятьләр буенча, хәтта Күчем хан да Бараба далаларында урыслар белән барган каты сугышлардан соң, бирегә килеп яраларын дәвалаган. Күчем хан үлгәннән соң, Себер ханлыгын урыслар басып алганнан соң да, бу яклар, бараба татарлары әле озак еллар Рәсәй дәүләтенә буйсынмаганнар, аңа каршы сугышлар алып барганнар.
   “Барабинцы были подчинены русской власти генералом Киндерманом в 1753 г., через 158 лет после первого наступления русских, - дип яза татар тархчысы Габделбәр Фәйзрахманов. – Стали платить ясак Русскому государству только в 1760 г. Однако до 70-х годов XVII в. они находились под властью кучумовичей.» (Габдельбар Файзрахманов. История сибирских татар с древнейших времен до начало XX века. – Казань, 2002, стр.293.)
   Хәзерге Новосибирски шәһәре 20 гасыр башында нәкъ шушы урында, татарларның борынгы каласы өстендә, Каменка елгасы ярларында, Новониколаевски буларак төзелә башлаган. Урыслар бу урынны Чертовое городище, дип, галимнәр Чатское городище, дип атап йөртәләр. 2011 елның җәендә Новосибирскида яшәүче милләттәшләрем белән бергә бу тарихи урында мин дә булдым. Татарларның Чат шәһәрлеге торган урында Новосибирски археологлары һәм татар җәмәгатьчелеге истәлек ташы да куйган булганнар, ташы һаман да тора, ә аның өстендәге язулы тактаны кубарып алып атканнар… Шуның янәшәсенә генә урыслар өч башлы коточкыч аждаһа сыны бастырып куйганнар, аның биеклеге постаменты белән бергә бер ун метр булыр. Бу безгә - татарларга ишарәдер инде... Аста, аждаһаның бот арасындагы тәхеттә, кәрлә генә бер ир-ат утыра, ул әкиятләрдәге “Үлемсез Кощей”га, ягъни, «Кощей Бессмертный»га охшаган. Монысы да безгә ишарәдер, ахыры – кем идегез, кем булдыгыз, нәрсәгез калды, дигән кебек килеп чыккан... Бәлки бу әкият геройлары гынадыр, әмма ник биредә - татарларның борынгы шәһәре өстендә кукраеп тора алар?
   Әйе, бу тирәләрдә борынгы татар тарихыннан берни калмаган,  1957-1959 елларда Новосибирски ГЭСын төзегәндә, дистәләрчә татар авыллары һәм борынгы татар шәһәрлекләре Обь сусаклагычы астында кала. Озынлыгы 200, киңлеге 22 чакрымга җиткән бу “Обь диңгезе” Берд шәһәренең тарихи  өлешен бөтенләй басып китә, себер татарларының мең еллык мәдәни мирасы мәңгегә су төбендә кала...
   «До прихода русских на территории Новосибирского Приобья, в левобережной пойме Оби существовали чатские городки – Чатский (возле современной деревни Юрт-Ора); Мурзинский, расположенный севернее Чатского, - дип яза җирле галимнәр. – Здесь жили предводители чатов: в Мурзинском городке Кызлан и Бурлак, в Чатском – Тарлава. Городки были укреплены, и в случае угрозы, в них укрывалось население окрестных улусов.» (Л.Н.Чернобай, күрсәтелгән хезмәт, 54 бит.)
   Биредә меңнәрчә еллар яшәгән чат татарлары башта Төрки каганатлар составында, аннан Төмән, Себер ханлыклары дәүләтендә булалар. “Чатские татары формально входили в состав Сибирского ханства (конец XVI в.н.э.). С этого времени ведется фиксация событий в документах», - дип яза Л.Н.Чернобай. (Күрсәтелгән хезмәт, 76 бит.) Ни өчен “формально”? Чөнки кайбер тарихчыларның язуынча, чат татарлары Күчем хан кул астында булмаганнар, ә бәлки аның “союзниклары” гына булганнар. Хәзер инде моны ачыклау мөмкин түгел, әмма безнең фикеребезчә, чат татарлары Күчем хан кул астында булганнар, дәүләт өчен ахыргача көрәшкәннәр, чөнки Себер ханлыгы өчен иң каты, иң соңгы сугышлар да нәкъ менә чат татарлары яшәгән җирләрдә барган. “Это чатские татары, которые, действительно, позднее подчинились Томску, но тогда они, должно быть, жили где-нибудь в Барабинских степях, - дип яза чат татарлары турыда тарихчы Миллер. – Они рассказывают про себя, что раньше были под властью хана Кучума. После того как хан Кучум был изгнан русскими из Сибири, они некоторое время продержались в верховьях реки Оби, где им было присвоено имя «чать», означающее на татарском языке «мыс», т.е. место, где сливаются две реки, так как на подобном месте находился некогда их главный улус.» (Г.Ф.Миллер. История Сибири. Том I. – Москва, 1999, стр.307.)
       Әйе, Бараба урман-далаларында, Обь елгасы буйларында чат татарлары яшәгәнлеген, аларның анда кала-салалары барлыгын элеккеге урыс елъязмачылары, хәрбиләре, тарихчылары да яхшы белгән, моны документларда да теркәп калдырганнар. Әйтик, хәзерге Новосибирскидан ерак булмаган Ордын районында, Ирмән елгасы буенда 1598 елның августында Күчем ханның ыстанын туздырган, себер татарларын ерткычларча юк иткән Тара воеводасы Андрей Воейков чат татарлары турында яхшы белгән. Ул 1598 елның 17 октябрендә Мәскәү патшасына чат татарларын буйсындыруы турында хат яза. Шул ук вакытта тарихта чат татарларының, аларның башлыгы Тоян морзаның  1611 елның мартында урыс дәүләтенә ант бирүләре турында документ та саклана. Бу эш мәҗбүри, кылыч астында булганмы, чат татарлары үз ихтыярлары белән урысларга буйсынганнармы – анысы билгесез.
   Тарихчы Габделбәр Фәйзрахманов бараба татарларын бары тик 1760 елларда гына урысларга ясак түли башлаганнар, аңынчы Күчем хан нәселе кул астында булганнар, дип язса, башка чыганаклардан күренгәнчә, чат татарлары урысларга бик иртә буйсынган булып чыга. Бүгенге көндә Новосибирскида яшәүче милләттәшләребезнең сөйләве буенча, һәм кайбер тарихчыларның язганнарына күрә, бараба татарлары озак вакыт урысларга буйсынмаганнар, көрәшкәннәр, соңыннан аларга хезмәткә ялланмаганнар, ә ясак түләгәннәр (ясачные), ә чат татарлары урыска хәрби хезмәткә ялланып, чик буйларын саклаганнар. Бу турыда Миллерның “История Сибири” китабына искәрмәләр язучылар да тулы информация бирә:
   “Чатские, или джагатские, татары составляли отдельный род или группу родов, возглавлявшуюся семьей мурз, - дип яза алар. – В XVI в. они были в союзе с Кучумом, но после его поражения предложили свой союз и дружбу победителям. (…) В течении более 30 лет они продолжали сохранять в своих отношениях к Москве характер военных союзников и вассалов. Ясака они не платили, зато несли военную службу. (…) Помимо военной службы и охраны степной границы русская администрация пользовалась чатскими мурзами и для дипломатических поручений.» (Примечания к тексту «История Сибири» // Г.Ф.Миллер…, стр.501.)   Документтан күренгәнчә, биредә сүз чат татарларының аксөякләре, морза-князьләре турында бара. Әмма 1631 елда Мәскәү чат татарларына карата аерым ташламаларны бетерә, һәм алар тулысынча урыс дәүләтенә буйсындырылалар.
   Инде без хәзер шул чат татарларының варислары янына, аларның тарихи ядкәрләре сакланып калган урыннарга – Себер авылларына юл тотыйк. Новосибирскидан 50-60 чакрым төньяк-көнчыгышта, Томски ягына таба, Обь елгасы буенда, бик борынгы бер татар авылы бар, аны Йорт-Оры, дип тә, Умар-авыл, дип тә атап йөртәләр. Умар, дигәне Обь елгасының икенче төрле әйтелеше, диделәр, әмма Ор-Ур сүзе Уб-Обька якынрак кебек. Хәер, кайсы исем белән атасаң да, ул татар сүзе, татар тарихы өстендә утырган иң борынгы татар авылы... Себер тарихчылары бу авыл урынында 8нче гасыр Чат шәһәрлеге булганлыгын ачканнар, шуның нигезендә, Новосибирски өлкәсе хакимияте Йорт-Оры авылын дәүләт саклавына кую турында махсус карар кабул иткән. Шушы фәнни һәм рәсми документларга нигезләп, себер татарлары, чат татарлары яшәгән Йорт-Оры авылына 1200 ел, дип әйтергә тулы хокук бар.  
   Әлбәттә, мондый документлар кабул ителгәнче, галимнәр Йорт-Оры авылы тирәсендәге тарихи ядкәрләрне, борынгы шәһәрлекне, авыл халкының милли үзенчәлекләрен озак өйрәнәләр. Биредә 1969 елда Томски университеты этнографлары, 1979 һәм 1989 елларда Омски университеты галимнәре  киңкырлы тикшерү эшләре алып баралар, авылның тарихы, этнографиясе, фольклоры буенча бай фәнни материал туплыйлар. Шушыларга нигезләп, себер татарларын озак еллар буе өйрәнгән тарихчы-галим, Омски тарих институты директоры Н.А.Томилов түбәндәге нәтиҗәне чыгара (документ кыскартып бирелә):
   ““Деревня Юрт-Оры является древним поселением чатов – группы так называемых томских татар входяших в сибирско-татарский этнос, - дип яза профессор Томилов. – ... К приходу русских чаты жили в районах Барабинской степи, представляли собой племенное объединение, возглавлявшееся князцами и мурзами... На Оби, у Кривой Луки, чаты основали городок, который в русских документах назывался Чатским. Как предполагают ученые, этот городок стоял на берегу Оби, где-то возле современной деревни Юрт-Оры. Имеются сведения, что чаты жили по берегам Оби и до прихода русских... Таким образом д.Юрт-Оры представляюет собой древнее поселение сибирских татар на территории Новосибирского Приобья... ” (Томилов Н.А. ЭКСПЕРНОЕ ЗАКЛЮЧЕНИЕ об исторической значимости памятника истории Западной Сибири – деревни Юрт-Оры Колыванского района Новосибирской области. 4 ноября 1992 г.)
   Шушыларга нигезләп, тарихчы Томилов Йорт-Оры авылын, аның тирә-юнендәге нарат-карагай урманын, борынгы зиратны, борынгы шәһәрлек урыны булган Обь елгасы ярларын дәүләт саклавы карамагына алырга тәкъдим итә:
   “Считаю очень важным делом поставить на государственную памятник истории Сибири – древнее поселение сибирских татар д. Юрт-Оры и создать на ее базе национальный экомузей, - дип яза ул. – Размер охраны зоны должен включать всю деревню и прилегающие к ней кладбище, сосновой бор, участок реки Оби.» (Томилов, күрсәтелгән хезмәт.)
   Новосибирски өлкәсе хакимиятенә бу мәсьәләне төрле яклап өйрәнү һәм карар кабул итү өчен ике ел вакыт кирәк була. Хәзер булса, бәлки карап та тормаслар иде, әмма ул елларда әле демократиягә омтылыш, гаделлек урнаштырырга тырышу бар иде, татар милләте дә шуннан файдаланып калырга тырышты. Һәм 1994 елның ноябрендә Новосибирски өлкә хакимияте Йорт-Оры авылы турында тарихи карар кабул итә, шулай итеп, дәүләт себер татараларының биредә иң борынгы, төп халык икәнлеген танырга мәҗбүр була:


   “Село Юрт-Оры (Умар-аул) в Колыванском районе Новосибирской области расположено на месте традиционного расселения и проживания с VIII века сибирских татар. Представляет собою редкое и единственное в нашей области сочетание типологий культурного наследия (история, этнография, археология). Отличительной особенностью поселения является его нахождение на территории древнего городища, стоящего на учете, как вновь выявленный памятник археологии. Население села в своем большинстве состоит из коренных сибирских татар-чатов, формировавшихся, как этнос, в Новосибирском Приобье с XVI века. Имеющийся в настоящее время научный материал позволяет говорить об уникальности древнего поселения Юрт-Оры с его зоной культурного слоя, а также о значении изучения истории и культуры сибирских татар не только для Новосибирской области, но и для Западной Сибири в целом.” (Постановление админстрации Новосибирской области. г.Новосибирск. «О постановке на госохрану местного значения памятного места с.Юрт-Оры Колыванского района, от 29.11.94 г.)

   Бу рәсми документтан күренгәнчә, Йорт-Оры урынында 8нче гасырдан себер татарлары яшәгән, аларның анда шәһәрлекләре булган, милләт (этнос) буларак исә алар бу якларда 16нчы гасырда формалашканнар. Шушыларга нигезләп, өлкә хакимияте Йорт-Оры авылын тарихи ядкәр буларак саклау турында махсус карар кабул иткән: “Включить село Юрт-Оры Колыванского района, как памятное место, место древнего поселения сибирских татар, в списке памятников истории и культуры Новосибирской области, стоящих на государственной охране как объекты историко-культурного наследия местного значения», диелгән бу карарда. Хөкүмәт карарына өлкә хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Н.Киселев кул куйган. Карарга өстәмә рәвештә дәүләт тарафыннан сакланырга тиешле бу тарихи объекта, Йорт-Оры авылында һәм аның тирәләрендә эшлисе эшләрнең планы да теркәлгән.
   Дөресен әйткәндә, татарларның борынгы тарихын дәүләт дәрәҗәсендә саклау һәм яклау турында мин беренче тапкыр шушындый хәлне, шушындый документны күрәм. Сез аның чорына, датасына игътибар итегез әле – Йорт-Оры авылын 8нче гасырдан себер татарлары яшәгән урын, дигән бит! Бу – Себердәге татар авылына 1200 ел, дигән сүз бит, һәм шуны өлкә хакимияте, галимнәр таный! Таный гына түгел, авылны тарихи ядкәр буларак сакларга кирәк, дип, рәсми карар кабул итәләр, эш планнары төзиләр... Әлбәттә, бу карар бүгенге көндә тулысынча үтәлә, дип әйтеп булмый, әмма ул рәсми һәм тарихи документ буларак үз көчен югалтмаган, гамәлдән чыгарылмаган. Кызганычка каршы, авылның үзендә дә, тирә-юньдәге тарихи урыннарда, Обь елгасы ярларында Новосибирски, Мәскәүләрдән бай урыслар килеп, йортлар, коттеждлар сала башлаганнар, алар мең еллык карагай урманнарын юк итәләр,  татар тарихы өстендә дуңгыз абзарлары салалар... Авыл халкы алар белән көрәшә, судлаша,  Йорт-Орыны, татарның телен, динен, мәдәниятен, тарихын саклап калу өчен җан ата...
   Бүгенге көндә Йорт-Орыда биш йөзгә якын кеше яши, ел фасылларына карап, бу сан үзгәреп тора – җәен, дачниклар хисабына, икеләтә арта, кышларын нык кими. Авылда мәктәп тә, мәчет тә юк, әмма мәчет салынырга тора, инде нигезе һәм бурасы бар. Элек Йорт-Орыда мәчет тә, мәдрәсә дә булган, совет заманында алар юкка чыгарылган. Авылда 1805 елда 137 чат татары яшәгән, 1897 елда бу сан 224кә җиткән, ә 1911 елда 270 кеше булган. Шунысын да әйтергә кирәк, еллар үткән саен авылның милли составы үзгәрә барган, узган гасыр башында Йорт-Орыда яшәүчеләрнең 76 проценты – себер татары, 15 проценты – Идел буеннан күчеп килгән казан татары, 9 проценты урыслар булган. Хәзер исә урыслар саны тагы да арта төшкән, алар белән бергә мең еллык татар авылына дуңгызы, аракысы, зинасы килеп кергән...
   Авыл халкы элек тә, хәзер дә иген иккән, мал тоткан, ауга чыккан, балык тоткан... Кыскасы, үз көнен үзе күргән. Зур су буенда яшәгәнлектән, биредә бигрәк тә балыкчылык киң таралган, Йорт-Орыда көймәне дә тоташ өянке агачыннан каеп, үзләре ясаганнар. “Именно в д. Юрт-Оры в 1970-х годах этнографам удалось собрать ценные материалы по традиционным орудиям рыболовства (способы рыбной ловли острогами и лучением, удами и др.), средствам передвижения (лыжи-голицы с бортиками, лодки-долбленки, седла деревянные и др.)”, - дип яза югарыда телгә алган экспертизасында профессор Томилов. Халык монда алтын куллы, һөнәрле, ризыклы, матур итеп яши. Чат татарларының тышкы кыяфәтләре дә матур, аларда себерлек тә бар, европалы йөзле, яшькелт күзлеләр дә очрый. Өй эчләре җыйнак, чиста-пөхтә, ризыклары тәмле, безнеңчә, саф татарча...
   Йорт-Оры авылында өлкән буын татар телен дә, динне дә белә, авылда ураза тотучылар шактый, хәтем ашлары, Коръән мәҗлесләре еш булып тора, дини һәм милли бәйрәмнәр зурлап билгеләп үтелә, һәр елны Сабантуй була.  Бүгенге көндә Йорт-Оры өчен ике зур эш – мәчет һәм музей төзелеше хәлиткеч булып тора. Проектыннан күренгәнчә, этномузей борынгы пирамидалар белән төрки тирмәнең кушылыш-синтезын хәтерләтә, аның залларына себер татарларының бар тарихи мирасы куелачак, иншаллаһ!  Бу музей проекты тормышка ашырылса, бөтен Себердә, бөтен татар дөньясында себер татарларының бердәнбер музей комплексы булачак! Һәм ул нәкъ менә шушы иң борынгы татар авылында – Йорт-Орыда булырга тиеш тә инде!
   Мәчет һәм музей төзелешләре артыннан башлап йөрүче кеше – шушы авылда туып-үскән, элеккеге хәрби офицер, хәзер Новосибирски шәһәрендә яшәүче, өлкәнең милли һәм дини хәрәкәт активисты Навил әфәнде Шаһабетдинов. Ул – намаз иясе, читтән торып Казанда, Ислам университетында белем ала, Йорт-Орыда “Иман” мөселман оешмасын теркәткән, “Навил Шәех” псевдонимы астында рус телендә шигырьләр дә яза, китабы басылып чыккан. Авылның интернетта үз сайты да бар икән. Навил әфәнде үз тирәсенә Новосибирскида яшәүче авылдашларын туплаган, бөтен эшләрне дә алар бергәләп эшли. Йорт-Оры тирәсендәге тарихи урманнарны рөхсәтсез кисеп, татарларның тарихи җирләрендә рөхсәтсез өйләр салган замана байларына каршы  алар хөкем эшләре башлап җибәргәннәр һәм берничәсен җиңеп тә чыкканнар. Авыл сагында, аның теле, дине, тарихы сагында Навил Шаһабетдинов, Гариф Галиев һәм аларның иптәшләре кебек гаяр ир-егетләр торганда, Йорт-Оры тагы меңнәрчә ел яшәр әле, иншаллаһ!
   Шушы ир-егетләр белән Йорт-Оры тирәсендәге тарихи урыннарны да карап йөрибез. Авыл Обь елгасының текә ярында урнашкан, яр башында чат татарларының борынгы шәһәре булган, ул урыннар хәзер дә калку булып, урлары һәм валлары белән аерылып тора. Галимнәрнең язуынча, Чат шәһәрлекләре бик нык сакланганнар, аларны 10-12 метр киңлектәге, 5 метр тирәнлектәге чокырлар һәм 1 метр биеклектәге, 4 метр киңлектәге валлар белән уратып ала торган булганнар. Моның өстенә, шәһәрне яулап алу өчен берничә ныгытылган бастионны юк итәргә кирәк булган, шуңа күрә Чат шәһәрләре өчен сугышлар озак барган.
   “Дополняли эту оборонительную линию ряды бастионов, - дип яза җирле тарихчылар. – Они состояли из 2 частей, разделенных рядами укреплений и прежде чем попасть во внутренную часть такого «городка», нужно было захватить внешнюю, которая была сильно укреплена. Такая конструкция городища напоминает планировку европейских городов – внешний город, где проживала основная часть населения, и внутренный – «цитадель», где жила знать. Площадь городищ в Новосибирском Приобье колыблется от 400 до 1600 кв.м.» (Таныгина Е.А. Дипломный проект «Дизайн архитектурной среды этнографического музея татарской культуры в поселке Юрт-Оры.», сайт «Татары Сибири».)
   Йорт-Оры авылының тарихын өйрәнү әле алга таба да дәвам итәчәк, чөнки монда җир астында әле ачылмаган татар тарихы җәйрәп ята... Бу тарихны хәзергә урыс галимнәре өйрәнә, нигәдер, Казан галимнәре бу якларга килеп җитә алмыйлар. Ә килергә кирәк иде, чөнки урыс галимнәре хәзер бу борынгы тарихны  ханты-мансылар, селькуплар белән бутап, нидидер гибрид халык тудырып яталар, чат татарлары турында да, татар, дигәнен төшереп калдырып, обские чаты, дип кенә яза башлаганнар. Шул юл белән, моннан йөз ел элек чулым татарлары – чулымцыга, кузнец татарлары – шорларга һәм телеутларга, абакан татарлары – хакасларга әйләнде... Чат татарларын да, татар сүзен алып ташлап, чат башына утыртып калдырмасалар ярар иде инде...
   Алдагы юлыбыз – Йорт-Акбалык авылына, ул биредән шактый ерак, яхшырак юлдан булыр, ди, Томски өлкәсе аша киттек, әмма авылга җитәрәк, юл бөтенләй начарланды, сазлыкка әйләнде. Әйе, Йорт-Акбалыкның тирә-юне кара урманнар, сазлыклар икән, ул Уен елгасы буена урнашкан булып чыкты. Биредә дә чат татарлары яши икән, авылның икенче исеме – Күрбәс, күрше авыллар соңгысы белән атап йөрткәннәр. Җирле галимнәр авылның исемен судагы ак балык белән дә, Балык морза исеме белән дә бәйләп аңлаталар. “Село Юрт-Акбалык находится в 84 км. к северу от Колывани на окраине реликтового бора. – дип яза алар. – Юрт-Акбалык в переводе с тюркского означает: “юрта” – владение, позже – жилище; “ак” – белый, “балык” – рыба, т.е. жилище белой рыбы. Вторая версия происхождения названия села: Юрты Балыкские принадлежности поселения князю Балыку. Есть еще одно малоизвестное название этого поселения “Курбес” (в переводе с тюркского – видимые). Так называли жителей села их соседи из д.Батурино Томской области.” (Л.П.Чернобай, күрсәтелгән хезмәт, 25 бит.)
   Йорт-Акбалык авылы да бик борынгы булып чыкты, аның тирәсеннән 56 курган табылган. Алардан чыккан әйберләрдән күренгәнчә, биредә кешеләр инде бронза чорында ук, ягъни, моннан 4-5 мең еллар элек яшәгәннәр, шулай ук төрки чор әйберләре дә табылган. “Здесь хорошо сохранился комплекс исторического, этнографического и археологического наследия одной из ветвей сибирских татар-чатов, населяющих эту территорию более тысячи лет назад, - дип яза галимнәр. – Являясь коренной этнической группой Западной Сибири, чаты с момента формирования и до настоящего времени проживают в левобережной пойме Оби в населенных пунктах: Юрт-Ора, Черный Мыс (в переводе с тюркского «Кара Яр»), Красный Яр («Кызыл Яр»), Марахта (н/ж), Юрт-Акбалык и др... Аналогичный андроновский могильник эпохи бронзы обнаружен у д. Юрт-Акбалык Колыванского района... Наиболее изучены курганы этого периода у д. Юрт-Акбалык Колыванского района и Крохалевка 23 Коченевского района. В могилах найдены бронзовые и железные поясные бляшки и даже иранская монета 534 г. Население принадлежала к монголоидному типу.” (Л.П.Чернобай, күрсәтелгән хезмәт, 25-26, 74-75 битләр.)
   Бу авылда да биш йөздән артык кеше яши икән, барысы да диярлек татарлар. Йорт-Акбалык халкы башлыча урманнан туена, аучылык итә, җиләген, гөмбәсен, эрбет чикләвеген җыя, үзенә дә ел буена җитәрлек итеп әзерли, артыгын сата да. Халык шулай ук мал тота, итчелек белән шөгыльләнә, балык тота. Авылда тугызъеллык мәктәп бар, анда элек гел татарча гына укытканнар, хәзер исә тоташ русча гына белем бирәләр. Алай да, татар теле һәм дин дәресләрен яңадан укыта башларга исәпләре бар. Мәктәп директоры Вилюр әфәнде Мәүлетов белән очрашып сөйләшкәндә, без дә бу проблеманы күтәрдек. Мәктәптә алман телен укытырга Новосибирски шәһәреннән милләттәшебез Мөдәрис әфәнде Абакиров килеп йөри, ул шушы авыл кияве, балаларга рәхәтләнеп татар теле һәм дин дәресләрен укыта алыр иде. Мөдәрис Абакиров – Новосибирски өлкәсендә милли һәм дини хәрәкәткә нигез салган кеше, озак еллар татар милли-мәдәни мөхтәриятенең җитәкчесе булды, читтән торып Казанда, Ислам университетында белем ала. Кыскасы, кара урман уртасындагы бу татар авылына ул милли рух та, ислам нуры да алып килерлек шәхес, аннан зур эшләр көтәбез!
     1911 елда Йорт-Акбалыкта 44 өйдә 280 кеше яшәгән, аларның 205 баш атлары, 180 сыерлары, 50 сарыклары һәм кәҗәләре булган. Бу – һәр хуҗалыкка 4-5 ат һәм сыер малы туры килә, дигән сүз бит, халык бай яшәгән, дигән сүз! 1910 елда халык җыелып үз акчасына мәчет сала, мәчет каршында мәдрәсә була, анда укулар татар һәм гарәп телләрендә алып барыла. Авылның үзендә хәтта кибете дә була!
   Кызганычка каршы, бүгенге көндә Йорт-Акбалыкта мәчет юк. Халыкны ул хәтле дингә тартыла дип тә әйтеп булмый. Кайбер галимнәрнең язуы буенча, бараба, чат  татарларына ислам дине 18 гасырда гына кергән, аңа кадәр алар курчакларга табынганнар. Әлбәттә, бу дата бәхәсле, чөнки Себер ханлыгы составында яшәгән татарлар ислам динен шул вакытта ук кабул иткән булганнар, нәсел шәҗәрәләреннән күренгәнчә, алданрак кабул итү очраклары да булган. Себер татарларының ислам динен кабул итүендә Бохарадан килгән дәгъватчы-мессионерларның, соңрак Казан ягыннан килгән мөселман-татарларның да роле зур булган. Кайбер галимнәрнең язуынча, бу якларда ислам динен чат татарлары тараткан, алар инде 16-17 гасырларда ук исламда булганнар. Бүгенге көндә исә бу чат татарлары, татар авыллары кара урманнар, төпсез сазлыклар уртасында бер ялгызлары  утырып калганнар, аларга  Бохарадан да, Казаннан да ярдәм юк, элемтәләр юк, аралашу юк, дингә өндәү юк... Шуңа күрә халык мәчетсез, мулласыз, намазсыз, динсез яшәп ята. Бу бик кызганыч хәл, бик аянычлы язмыш, Новосибирски шәһәрендә яшәүче мөселманнар бу татар авылын ярдәмнәреннән ташламасыннар иде!
   Йорт-Акбалык авылы тагы нәрсәсе белән башкалардан аерылып тора? Йорт-Акбалыкта бик борынгы бер һөнәр сакланып калган – биредә тоташ өянке агачыннан каеп көймә (кәмә) ясыйлар икән. Бу рәвешле көймә каю һөнәре Новосибирски өлкәсенең өч татар авылында гына сакланып калган – Йорт-Орыда, Йорт-Акбалыкта һәм Ордын районының Олеуз-Тамак авылында. Шушындый ук тоташ каекларны Америка индеецлары да ясаган, ул шулай ук Аляска эскимосларында да булган. Шушындый тоташ каекны мин Мюнхен шәһәрендәге Бөтендөнья көймәләр музеенда да күреп кайткан идем, ул дүрт катлы музейның бер залына куелган һәм аның кырыена “төньяк халыкларының каегы” дип язылган иде. Кем белә, бәлки заманында Йорт-Акбалык татарлары ясаган өянке каегы шулай алман иленә килеп эләккәндер...
   “Больше всего Юрт-Акбалык известен своими мастерами, - дип яза җирле галимнәр. Здесь от отца к сыну передается уникальная технология производства лодок – долбленок, на которых плавали их далекие предки. Ученые не могут объяснить, каким образом до наших дней сохранились секреты мастерства тысячелетней давности. Сейчас в Юрт-Акбалыке 5-6 мастеров и около 30 используемых лодок. Наиболее известные мастера – Хакимулла Сафиевич Муратов, Муталлап Сафаргалиевич Амиров и Робинзон (Рубчик) Рахматуллович Мавлютов. Правда, сами они уже не долбят лодки, но молодых учат охотно. Весной 2011 года в селе была изготовлена еще одна лодка.» (Л.П.Чернобай, күрсәтелгән хезмәт, 26 бит.)
   Чат татарлары белән аралашканда, бигрәк тә аларның каекларын күргәч, тагы Америка индеецлары искә төште. Майя һәм ацтек кабиләләренең төрки халыклар белән тарихи уртаклыклары турында татар галиме Әбрар Кәримуллин күптән язып чыккан иде инде. Бу көннәрдә матбугатта, интернетта тагы бер хәбәр халыкны кузгатып алды – баксаң, Америка индеецларының Ана Ватаннары Себер, Алтай крае икән бит! (NEWSru.com) Пенсильвания университеты галимнәре тикшерүенчә, Америка индеецлары моннан 14 мең ел элек Себердән Аляскага, аннан Американың башка төбәкләренә таралганнар. Галимнәрнең әйтүенчә, Алтай краенда моннан 20 мең еллар элек яшәгән кеше җәсәденең генетик структурасы бүгенге Америка индеецларыныкына бөтенләе белән туры килә икән. Бу нәрсә дигәнне аңлата? Бу – бүгенге көндә Себернең төп һәм иң борынгы халкы булган татарларның, бигрәк тә, чат һәм бараба татарларының нәселе Америка индеецларында да дәвам итә, дигән сүз. Моңа тарих уртаклыгы да, йөз-кыяфәтнең бертөрлелеге дә, аерым сүзләрнең туры килүе дә керә, бары тик чат татарларында һәм Америка индеецларында гына сакланып калган каек-кәмәләр турында инде әйтеп тә тормыйм... Ә инде “Алтай крае” дигән төбәк атамасына килгәндә, ул бары тик 1937 елда гына барлыкка килә, аңа кадәр хәзерге Новосибирски, Томски, Кемерово, Алтай крае “Западно-Сибирский край” дип атала, ә ерак тарихта исә бу төбәк Бараба-Парапа – Татар Даласы, буларак билгеле...
   Әлбәттә, Новосибирски өлкәсенә бер килүдә мин барырга теләгән барлык урыннарда да хәзергә була алмадым, анысын киләсе сәфәрләремә калдырдым. Әйтик, Күчем ханның урыс гаскәре белән соңгы сугышлары барган Ордын, Чан районнарында, андагы татар авылларында бу юлы була алмадым.   Аның каравы Новосибирскиның үзендә татар тарихы белән бәйле күп кенә урыннарда, музейларда, мәчетләрдә булдым.   Новосибирскида татарлар гөрләтеп эшләп яталар, әллә ничә милли һәм дини оешмалары, танылган лидерлары бар. Әйтик, татар милли-мәдәни мөхтәриятен өлкәдә бик билгеле кеше, эшмәкәр Әмир Гәрәев җитәкли, татар үзәгенең алыштыргысыз җитәкчесе исә – Роза ханым Тихомирова,  милли хәрәкәткә нигез салган һәм озак еллар “Азат Себер” оешмасы белән җитәкчелек иткән зыялылар Мөдәрис Абакиров, Равил Бәдретдиновлар бүген дә халык арасында. Моның өстенә “Алтын Йолдыз” дип аталган татар яшьләре клубы бик нык эшләп киткән, алар бөтен Себер яшьләрен берләштереп торучы фестивальләр, төрле мәдәни чаралар уздыралар. Себер татар яшьләренең 4нче фестивалендә мин дә катнашып, татар тарихы, бигрәк тә Себер ханлыгы тарихы турында махсус дәрес бирдем. Бу фестивальгә Омски, Томски, Чиләбе, Кемерово, Иркутски, Красноярски, Новосибирски өлкәләреннән, Себернең авыл-шәһәрләреннән җитмешләп егет һәм кыз килгән иде, шулай ук Казаннан да кунаклар булды. Без бу фестивальдә татар яшьләренең аңына милли идеология сала алдык, дини рухны тапшырдык.
   Новосибирскида динебез дә күтәрелеп килә, биредә Җәмигъ мәчет эшләп тора, шәһәрнең үзәгендә иске мәчет урынына яңасы салынып ята, аның белән гаярь милләттәшебез Рафаэль Сөләйманов җитәкчелек итә, моннан тыш тагы бер мәчет эшли, анысында күбрәк үзбәк-таҗиклар, диделәр, тагы бер мәчет төзелеп ята. Шәһәрдә шәхси мөселман мәктәбе дә ачып караганнар, әмма аңа балалар җыя алмаганнар. Милли мәктәпләр белән дә шул ук хәл – шәһәрдә 1924-1941 елларда татар мәктәбе эшләгән, хәзер исә ана телебезне укыту якшәмбе мәктәпләре дәрәҗәсендә генә калган.  Аның каравы Новосибирскида мәдәни чаралар күп үткәрелә, биредә “Себер чәйханәсе” дип аталган төрки фестивальләр, “Себер йолдызлары”, Себер татар яшьләре фестивальләре, Сабантуйлар даими уздырылып килә, “Ләйсән” ансамбле бар, боларның барысын да башлап йөрүче – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза ханым Тихомирова.  Өлкә татарларының шулай ук интернетта үз сайтлары бар, “Азат Себер” дип аталган газета чыгып килә, Новосибирски өлкәсе татарлары турында китап язылып беткән, боларны оештыручы  -  милләттәшебез Мөдәрис Абакиров. Моңа өстәп, Новосибирскиның уртасында “Бәхетле” кибетенең ачылуын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәһәргә килгәч, татарлар белән махсус очрашуын һәм аларга “Фиат-Дуката” машинасы бүләк итүен,  милли-мәдәни мөхтәриятнең зур бинага күчүен дә шатланып билгеләп үтәсем килә. Әйе, Новосибирски өлкәсе татарлары гөрләтеп эшләп яталар, аларга академшәһәрдәге татар галимнәре, җирле байлар да нык ярдәм итәләр. Инде биредә татар тарихы, Себер тарихы буенча да берничә чара, фәнни-гамәли конференция уздырасы иде, халыкның, бигрәк тә татар яшьләренең моңа ихтыяҗы зур. Себер үзебезнеке, иншаллаһ, ул киләчәктә дә шулай булып калыр!

                                      Фәүзия Бәйрәмова,
                       язучы, тарих фәннәре кандидаты.